2023 Венесуэлада Референдум

Венесуэлада референдум 2023 елның 3 декабрендә узган.

Ул күрше дәүләт Гайана контролендә булган Гайана-Эссекибо[d] төбәгенә Венесуэланың дәгъваларын[d] яклау максатында, президент Николас Мадуро инициативасы белән уздырыла. Референдумда Венесуэла халкының Гайана-Эссекибо штатын булдыру буенча хөкүмәт планы турында фикеренә кагылышлы биш сорау карала.

Венесуэлада референдум
Дәүләт 2023 Венесуэлада Референдум Венесуэла
Юрисдикциягә карый Венесуэла
Вакыт мизгеле 3 декабрь 2023
Число поданных бюллетеней 10 555 092
Число испорченных бюллетеней 29 278
Яраклы тавышлар саны 10 525 814

Алтарих

2023 Венесуэлада Референдум
Бәхәсле территория кертеп төзелгән Венесуэла картасы.
2023 Венесуэлада Референдум
Венесуэла дәгъва итә торган Гайана-Эссекибо[d] төбәге.

Гайана-Эссекибо ― Венесуэла дәгъва итә торган һәм Гайана идарәсе астында булган, Эссекибо[d] елгасыннан көнбатышка таба 159 500 км2 мәйданлы төбәк.

Гайана-Эссекибо төбәге элек Испания һәм Нидерланд империяләре контроле астында булган, аннары Британия империясенә тапшырылган. Бу төбәк 1777 елда Венесуэла генерал-капитанлыгы[d] составына керә һәм 1811 елда беренче Венесуэла республикасына[d] интеграцияләнә. Юруари елгасы бассейнында алтын табылганчы, британнар Эссекибо елгасын чик сызыгы дип таныганнар. 1814 елда инглизләр Нидерландлар белән килешү нәтиҗәсендә 51 700 км2 сатып алалар һәм Роберт Герман Шомбургны[d] көнбатыш чикне билгеләү өчен җаваплы итеп билгелиләр. Нәтиҗәдә, «Шомбург линиясе» Британия империясе өчен өстәмә 80 000 км2 аша уза

1841 елда Хосе Антонио Паэс[d] хөкүмәте Британия империясенең Венесуэла территориясенә басып керүен гаепли. Венесуэла Америка Кушма Штатларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, АКШ Монро доктринасы[d] ярдәмендә 1895 елда бәхәсле ситуациягә катнашырга карар итә. АКШ Вәкилләр палатасы Конгресска 252нче резолюцияне тәкъдим итә, ул АКШ президенты Гровер Кливленд басымыннан соң бәхәсне халыкара арбитражда хәл итәргә тәкъдим итә. 1895 елгы Венесуэла кризисы вакытында оештырылган комиссия «Шомбург линиясен» Венесуэла һәм Британия Гвианасы арасындагы чик итеп билгели. Кабул ителгән карар ул вакыттагы бөек державалар арасында компромисс булган дип санала .

Төбәк статусы Бөекбритания, Венесуэла һәм Британия Гвианасы хөкүмәтләре тарафыннан имзаланган 1966 елгы Женева килешүе белән көйләнә. Килешүдә катнашкан яклар бәхәсне тыныч, гамәли һәм канәгатьләнерлек хәл итәргә ризалашачаклар дип әйтелгән Венесуэла бу килешү Венесуэла белән Гайана арасындагы чик итеп «Шомбург линиясен» билгеләгән башлангыч Арбитраж нәтиҗәләрен юкка чыгарган дип раслый .

Венесуэла 1966 елгы Женева килешүе шартларын диалог аша үтәүне таләп итә. Венесуэла фикеренчә, бу очракта uti possidetis[d] принцибы кулланыла. Гайана җитәкчелеге бу мәсьәлә буенча Венесуэла белән турыдан-туры диалогка керми, Гайана президенты Ирфаан Али[d] БМО Халыкара Мәхкәмәсе аша карар кабул итүне таләп итә. Венесуэла, үз чиратында, БМО Халыкара Мәхкәмәсенең бу бәхәсне хәл итүдә легитимлыгын танымый. 2023 елда Венесуэла президенты Николас Мадуро БМО Генераль секретаре исеменә бәхәстә арадашчы булуны сорап хат җибәрә

2023 елда Гайана-Эссекибоның диңгез участокларында нефть һәм газ ятмалары табылгач, Венесуэла ягыннан территориягә карата дәгъвалар көчәя. Референдумны тәнкыйтьләүчеләр фикеренчә, бу 2024 елда сайлаулар алдыннан идарә итүче хөкүмәтнең халык ярдәмен тикшерү ысулы, шулай ук халыкара судларга Венесуэлага бу территориягә тулы хокуклар бирү өчен басым ясау.

Референдум сораулары

Түбәндәге сораулар 2023 елның 23 октябрендә Милли сайлау советы тарафыннан һәм 2023 елның 1 ноябрендә Венесуэла Югары Судының Конституция палатасы тарафыннан хупланган:

1.Сез 1899 елда Париж арбитраж суды тарафыннан ялган юл белән безне Гайана-Эссекибодан мәхрүм итүгә юнәлдерелгән карарны законлы нигездә барлык чаралар белән юкка чыгаруга ризамы?;

Нәтиҗә: Әйе 97,83 %, Юк 2,17%.

2.Сез 1966 елгы Женева килешүен Гайана-Эссекибо территориясенең кайсы илгә каравы турындагы бәхәсне Венесуэла һәм Гайана өчен гамәли һәм канәгатьләнерлек хәл итүгә ирешү өчен бердәнбер гамәлдәге юридик корал буларак хуплыйсызмы?;

Нәтиҗә: Әйе 98,11%, Юк 1,8%.

3.Сез Венесуэланың Гайана-Эссекибога караган территориаль бәхәсне хәл итү буенча БМО Халыкара суды юрисдикциясен танымаучы тарихи позициясе белән килешәсезме?;

Нәтиҗә: Әйе 95,40% Юк 4,10%.

4.Сез Гайананың, делимитация уздыру турында халыкара хокукны бозып, бәхәсле диңгез территориясен берьяклы законсыз идарә итү турындагы таләпләренә каршы торуның барлык законлы ысуллары белән ризамы?;

Нәтиҗә: Әйе 95,4% Юк 4,06%.

5.Сез Гайана-Эссекибо штатын булдыру һәм, шулай ук, Женева килешүе һәм халыкара хокук нигезендә гражданлык һәм паспорт бирүне үз эченә алучы һәм әлеге штатны Венесуэла территориясе составына кертүгә китерәчәк территориянең хәзерге һәм киләчәк халкы өстеннән комплекслы яклау планын эшләү белән килешәсезме?

Нәтиҗә: Әйе 95,93% Юк 4,07%.

Реакция

Венесуэлада булачак референдумда тәкъдим ителгән сораулар Гайана хөкүмәте тарафыннан хөкем ителә, ул БМО Халыкара Мәхкәмәсенә кризиска тыкшынуны сорап мөрәҗәгать итә. Венесуэланың Гайанадагы илчесе Карлос Амадор Перес Силва чакырыла, анда аңа тәкъдим ителгән референдум турында «зур борчылу» белдерелә.

Милләтләр Дуслыгы генераль секретаре Патрисия Скотланд[d] референдумны территориаль суверенитет өчен бәхәс кузгаткан өчен хөкем итә. Кариб илләре берлеге[d] җитәкчелеге Гайана хөкүмәтен хуплавын, референдумның халыкара хокукны бозу булып торуын, шулай ук башка дәүләт территориясен басып алуны хупламавын белдерә.

Төбәктә киеренкелекнең көчәюенә җавап итеп, Бразилия үзенең төньяк чиге буйлап хәрбиләр санын арттыра.

Искәрмәләр

  • Venezuela sets referendum date on territory dispute with Guyana (ингл.), Reuters (2023-10-20).
  • 3,0 3,1 Venezuela tells World Court referendum to go ahead despite Guyana resistance (ингл.), Reuters (15 November 2023).
  • British Guiana Boundary: Arbitration with the United States of Venezuela. The Case (and Appendix) on Behalf of the Government of Her Britannic Majesty(үле сылтама) Volume 7. Printed at the Foreign office, by Harrison and sons, 1898.
  • 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 Esequibo: por qué se agudizó la disputa por la zona que enfrenta a Guyana y Venezuela desde hace casi dos siglos (исп.), BBC News Mundo, British Broadcasting Corporation (4 October 2023).
  • Summary of the Judgement of 18 December 2020
  • Venezuela's planned vote over territory dispute leaves Guyana residents on edge (ингл.), ABC News (29 November 2023).
  • 8,0 8,1 Chabrol, Denis (2023-10-23). Venezuelan electoral council approves five questions for referendum on Essequibo (en-US).
  • [1]
  • Guyana Summons Venezuelan Ambassador In Border Spat, Barrons (24 September 2023).
  • Statement by the Commonwealth Secretary-General on the escalation of the Guyana-Venezuela border dispute (en).
  • Caricom urges respect for international law (en-US) (2023-10-26).
  • Caricom urges respect for international law (en-US) (2023-10-26).
  • Brazil increases northern border military presence amid Venezuela-Guyana spat -ministry (ингл.), Reuters (29 November 2023).
  • Сылтамалар

    Tags:

    2023 Венесуэлада Референдум Референдум сораулары2023 Венесуэлада Референдум Реакция2023 Венесуэлада Референдум Искәрмәләр2023 Венесуэлада Референдум Сылтамалар2023 Венесуэлада Референдум2023 ел3 декабрьd:Q123547055d:Q816253ВенесуэлаГайанаНиколас Мадуро

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Чиләбе өлкәсеЛүдвигсһафен-ам-РейнЗәкятEva ElfieСен-ДонанБелая КалитваЯпония милли футбол җыелмасыГомель өлкәсеМеридиан (Миссисипи)Төньяк АмерикаГрейсон (округ, Техас)Шәмәхә төсГемморойКлод СимоңХөсәенкули СарабскийБарыш районыФеррараҖәлил ФазлыевЗаза телеМәскәү өлкәсеГайсә пәйгамбәрҮтә яңа йолдызВердженнес (Вермонт)УкраиннарТөньяк Атлантик килешү оешмасыШахматКолумбияBoeing 737Жизель БюндхенРиваять1783 елЗәйтүнАКШЭлерс-Данлос синдромыРейкьявикНенец автономияле округыСергей КнязевТехнологияЗураб ЦеретелиДжиро д’Италия 2024Кировоград өлкәсеКүмәкләштерүКохмаTbilisiКытай ҖөмһүриятеФлатония (Техас)Кәбисә елХигасияматоНәҗип ДумавиХордалыларНовосибирск өлкәсе3 августКраснодар краеСан-АнтониоРюдесхайм-ам-РайнМарлен ДитрихБәдер сугышыКоншогокен (Пенсильвания)Мелани ГриффитХичкок (округ, Небраска)Галактиканың сакчылары (фильм)Рус телеЕкатеринбур метрополитены1773 елФирдәвес Нәфыйкова🡆 More