Ватандашлар хокукы яки роман-герман хокукый гаиләсе — милек, хосусый мөлкәт һәм мөлкәт булмаган хокукларга багышланган хокук фәннәренең тармагы.
Ватандашлар хокукы | |
Чыгыш иле | континенталь Европа[d] |
---|---|
Моның каршысы | Гомуми хокук |
Роман-герман хокукый гаиләсе яки кыйтга хокукый системасы — Рим хокукы нигезендә барлыкка килгән хокук. Кыйтга Аурупасының (шул исәптән Россия) илләренең хокукый системаларын берләштерә, инглиз-саксон хокукый системасыннан (гомуми хокук) аерылып тора.
Роман-герман хокукый гаиләсендә төп хокук чыганагы — канун. Инглиз-саксон хокукый системасында (гомуми хокук) — төп хокук чыганагы — элекке булган хөкем карары яки прецедент хокукы тора.
Кыйтга системасында хокук тармаклары төгәл бүленә, һәрбер хокук тармагында — хосусый һәм иҗтимагый хокукый кече тармагы бар.
Иҗтимагый хокук — идарә, җинаятьчел, конституцион һәм халыкара иҗтимагый хокукларга карыйлар.
Хосусый хокук — ватандашлар, гаилә, хезмәт хокукларына карыйлар. Күбесе роман-герман хокукый гаиләсенең илләрендә язылган конституция бар.
Элекке ССРБ илләрендә ватандашлар хокукы — мөлкәт һәм хосусый мөлкәт булмаган мөнәсәбәтләрне тәртипкә салучы хокук тармагы булып санала. Инглиз-саксон хокук системасында — элекке булган хөкем карары нигезендә хокук яки прецендент хокукы — гомуми хокук дип йөртелә.
Бүгенге Россиядә ватандашлар хокукы — хокук тармагының иң мөһиме. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә Россиядә ватандашлар хокукы көнбатыш илләренең ватандашлар хокукына якын тора.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Википедиягә ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ватандашлар хокукы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.