Борһан Шаһиди урамы (рус. улица Бурхана Шахиди) — Казанның Вахитов районындагы (Ям бистәсе) урам.
Габдулла Тукай урамы белән киселештә башлана. Сәетгалиев урамы белән киселештә тәмамлана. Чернышевский, Таҗи Гыйззәт, Рөстәм Яхин урамнары белән кисешә. Кытай дәүләт эшлеклесе Борһан Шаһиди (1894-1989) исемен йөртә.
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Почта индексы | 420021 һәм 420111 |
Кисеп үтә | Рөстәм Яхин урамы, Чернышевски урамы һәм Таҗи Гыйззәт урамы |
Элекке исеме — Ухтомский урамы. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Ухтомский урамының Вокзал алды мәйданыннан башланган өлешенә Кытай Халык Җөмһүриятенең сәяси-киңәшү шурасы рәисе урынбасары, чыгышы белән Казан губернасы Тәтеш өязе татары булган Борһан Шаһиди (1894-1989) истәлегенә аның исеме бирелгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Борһан Шаһиди урамы (Казан), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.