Асылъяр, чын исеме Алсу Рөстәм кызы Зәйнетдинова (1986 елның 14 июлендә Татарстанның Лаеш районында туган) — татар җырчысы.
Алсу Зәйнетдинова | |
Тулы исеме | Алсу Рөстәм кызы Зәйнетдинова |
---|---|
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары | — |
Һөнәрләр | |
Псевдонимнар | Асылъяр |
Алсу Рөстәм кызы Зәйнетдинова 1986 елның 14 июлендә Татарстанның Лаеш районында туа. Бала чагыннан ук зур теләк белән авыл клубында чыгышлар ясый, «Сандугач керде куңелгә» һәм «Татарстан яшьләре» ярышларында катнашып, призлы урыннар ала.
2003 елда Асылъяр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укырга керә. Ул Татарстанның атказанган артисткасы Люция Хәсәнова төркеменә эләгә. Уку вакытында Асылъяр күпсанлы җырларын яздыра, ТНВ телекомпаниясе белән эшли.
2005 елда Асылъяр Илһам Шакиров исемендәге премиягә лаек була. Шулай ук 2005 елда ул «Карлыгачлар» җырын яздыра, җырга клип төшерә, «Карлыгачлар» исемле әлбүм чыгара.
2005 елның декабрендә Асылъяр беренче концертын оештыра. «Татар җыры» бәйгесендә катнашып, «Алтын барс» белән бүләкләнә. 2006 елда Асылъяр «Яланаяклы кыз» сериалында Дилбәр ролен уйный.
2008 елда Алсу Евровидение 2008 җыр бәйгесенең Россия сайлап алу турына «Карлыгачлар» җыры белән эләгә, ләкин бәйгегә уза алмый.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Асылъяр, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.