Алексей Фаворский | |
---|---|
Туган | 10 февраль 1873 Седлистое[d], Икряное районы, Әстерхан өлкәсе, РСФСР |
Үлгән | 17 февраль 1930 (57 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | невропатолог |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Алексей Фаворский ( 1873 ел, 10 февраль - 1930 ел,17 февраль ) - совет галиме, невропатолог, медицина фәннәре докторы, профессор, Казан университетының медицина факультеты деканы.
Алексей Васильевич Фаворский 1873 елның 10 февралендә Әстерхан губернасының Әстерхан өязе Седлистое авылында туган.
1896 елда ул Казан университетының медицина факультетын тәмамлый. Л.О. Даркшевич җитәкчеләгән клиникада штаттан тыш ординатор булып эшли башлады. Г. Оппенгейм, М. Бильшовский, О. Фогт, Ж.Бабинский клиникаларында һәм И.И Мечников лабораториясендә өч ел чит илдә командировкада була.
1907 елдан Казан университетында укыта башлый, анатомия һәм нерв системасы физиологиясе буенча приват-доцент курсы алып бара .
1910 елда стажировка үтә һәм Альцгеймер (А. Альцгеймер) лабораториясендә белемнәрен камилләштерә.
1912 елда Казан университетының нерв авырулары клиникасы лабораториясе мөдире итеп билгеләнә.
1915-1917 елларда берничә госпиталь мөдире булып эшли, качаклар Медицина комитеты рәисе була.
1918 елда Казан университетының нерв авырулары кафедрасында профессор була.
1926 елда университетның нерв авырулары кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Бер үк вакытта Казан университетының медицина факультеты деканы булып эшли. Казанда Югары хатын-кызлар курсларын оештыруда актив катнаша .
Гистопатология проблемаларына һәм нерв системасы клиникасына багышланган 30гә якын фәнни хезмәт авторы.
Медицина җәмгыятенең актив әгъзасы. Ул Казан невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте рәисе, Казан университетының табиблар җәмгыяте секретаре була .
Хезмәтләре, монографияләре:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Алексей Фаворский (1873), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.