International Music Score Library Project, шулай ук IMSLP, Petrucci музыка китапханәсе (тат. Халыкара музыкаль язмалар китапханәсе проекты) — халыкара музыка язмалары виртуаль китапханәсен булдыру максалы белән төзелгән проект.
2006 елның 16 февралендә эшли башлый, бүгенге көндә 495,000 дән артык данә музыка язмалары һәм 18000 дән артык композиторның 152,000гә якын әсәре һәм 59,000 дан артык аудиоязма тәшкил итә. Вики принципка нигезләнгән, MediaWiki кушымталарын куллана, 2018 елның 10 июленнән iOS кушымтасы белән һәм 2019 елның 28 мартыннан Android кушымтасы белән тәэмин ителә. 2010 елның 6 июненнән IMSLP лицензияле аудиоязмаларны үз эченә кертә башлый.
International Music Score Library Project | |
---|---|
Cкриншоты | |
Рәсми исем | International Music Score Library Project |
Ил | Америка Кушма Штатлары |
Төр | MediaWiki сайты[d], оешма[d] һәм онлайн музыкаль мәгълүмәт тупланмасы[d] |
Йөрткеч програм тәэминат | MediaWiki[d] |
Теркәлү | 16 февраль 2006 |
Багышланган | Оттавиано Петруччи[d] |
URL | imslp.org |
Сайт 2006 елның 16 февралендә гамәлгә куела. Китапханә авторлык хокукыннан азат булган сканерланган иске музыкаль язмалардан гыйбарәт. Шулай да ул заманча композиторларның шәхси иҗатын Creative Commons лицензиясе астында бүлешү мәйданы буларак та хезмәт итә. IMSLP-ның төп проектларының берсе Иоганн Себастьян Бах иҗатына багышланган Bach-Gesellschaft Ausgabe (Бах җәмгыяте) тупланмаларын төркемләү һәм бүлешү - 2008 елның 3 ноябрендә тормышка ашырыла. И.С. Бах әсәрләреннән тыш, китапханә Людвиг ван Бетховен, Йоханнес Брамс, Фредерик Шопен, Йозеф Гайдн, Арканжело Корелли, Клод Дебюси, Винсент д'Энди, Пол Дюка, Габриэль Форе, Георг Фридрих Гендель, Джованни Палестрина, Морис Равель, Эрик Сати, Франц Шуберт, Роберт Шуман, Александр Скрябин һәм Ян Сибелиус барлык әсәр тупланмасын үз эченә ала.Вольфганг Амадей Моцарт, Франц Лист һәм кайбер башка композиторларның әсәрләре әле тулысынча йөкләнеп бетерелмәгән.
Китапханә төрле тарихи кыйммәтле язмаларга ия булудан, IMSLP музыка белеме энциклопедиясе вазифасын да башкара. Күп язмаларда тарихи төгәл даталар һәм авторлар, башкаручалар исемнәре билгеләнгән, шуңа күрә Petrucci китапханәсе авторитетлы мәгълүмәт чыганагы булып тора.
IMSLP Массачусэтс технология университеты тарафыннан тикшерү коралы буларак тәкъдим ителә. Китапханә сайты мөһим чыганак буларак Сибли музыка китапханәсе һәм Стенфорд, Калифорния, Браун, Пенсильвания Университетлары, тарафыннан да тәкъдим ителә. Күп башка илләр университетлары, шул исәптән Оксфорд, Кембридж университетлары, китапханәләре тарафыннан да куллануга киңәш ителә. 2019 елда, IMSLP һәм TwoSetViolin ширкатьләре берлектә товарлар сызыгын чыгара.
2007–2015 елларда IMSLP / Petrucci музыка китапханәсе музыкаль язмага нигезләнгән логотип куллана. Музыкаль язма сурәте беренче басылган музыка китабының - Harmonice Musices Odhecaton - албитеннән алына. Ул Италиянең Венеция шәһәрендә 1501 елда Оттавиано Петруччи тарафыннан исемдәш китапханәдә бастырыла.
2016 елда, IMSLP логотибын чиста IMSLP һәм Petrucci музыка китапханәсе дигән сүз билгесенә үзгәртә.
2009 елда IMSLP музыкасы өчен MERLOT Classics премиясенә лаек була. PC журналы тарафыннан ул 2009 елның "ачыкланмаган" номинациясендә 100 иң яхшы веб-сайтының берсе дип танала. 2018 елда Эдуард Гу, камер музыкасын яңа дәрәҗәгә чыгару уңаеннан Камера музыка башкаручылары фонды тарафыннан Хелен Райс премиясе белән бүләкләнә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article International Music Score Library Project, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.