1970 елгы дөнья футбол чемпионаты (исп. Copa Mundial de Fútbol de 1970) — 1970 елда узган тугызынчы ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 31 майдан 21 июнгә кадәр Мексиканың биш шәһәрендә (Мехико, Гуадалахара, Леон, Пуебла, Толука) үткәрелгән.
Тулылыклар | |
---|---|
Кабул итүче ил | Мексика |
Вакыт | 31 май 1970 — 21 июн 1970 |
Такымнар | 16 |
Үткәрү урын(нары) | 5 (5 шәһәрдә) |
Урыннар | |
Чемпион | Бразилия |
Икенче урын | Италия |
Өченче урын | Алмания |
Дүртенче урын | Уругвай |
Ярыш статистикасы | |
Уйналган мачлар | 32 |
Кертелгән туплар | 95 (бер мачта 2.97) |
Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 9 - Аурупадан, 3 - Көньяк Америкадан, 2 - Төньяк Америкадан, 1 - Азидән һәм 1 - Африкадан. Сальвадор, Исраил һәм Марокко милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче һәм икенче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.
Барлыгы 32 уен уйналган, 95 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Герд Мүллер (Алмания) - 10 туп, Жаирзиньо (Бразилия) - 7 туп.
Финалда Бразилия җыелмасы Италияне 4:1 исәбе белән җиңеп, өченче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Көнбатыш Алмания футбол җыелмасы Уругвай җыелмасын 1:0 исәбе белән җиңгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article 1970 елгы дөнья футбол чемпионаты, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.