Өйдрәкбаш, Өйдерәкбаш, Үдрәкбаш (рус. Удрәкбаш) — Башкортостанның Болгавар районындагы авыл, авыл җирлеге үзәге.
2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 540 кешенең яшәве мәгълүм.
Өйдрәкбаш | |
баш. Өйҙөрәкбаш | |
Рәсми исем | Өйҙөрәкбаш |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Удрякбашевский сельсовет[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Удрякбашевский сельсовет[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 540 (2010) |
Почта индексы | 452733 |
Өйдрәкбаш авылының тарихы 300 ел элек башлана. Телдән-телгә күчеп килгән истәлекләргә, архив чыганакларына караганда һәм зиратларда сакланып калган кайбер кабер ташларындагы язулар буенча нәтиҗә чыгарганда, авылга нигез салучыларның берсе Нәдер Ишбулатов дигән кеше булган. Аның нәселе башлыча Ука суы буйларыннан башта Кама буйларына, аннан җир эзләп бу якларга юл тоткан. Тәүге күченүчеләрнең хәзерге Башкортстанның Яңавыл районының Эткенә дигән татар авылыннан килгәнлекләре хакында мәгълүматлар бар.
Өйдрәкбашта гомер-гомергә укымышлы халык яшәгән. Үктәбеp револүциясенә кадәр биредә ике мәчет, 5 мәдрәсә һәм бер китапханә эшләп килгән. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, әдәбият белгече, тәнкыйтьче һәм журналист Галимҗан Нигъмәти, шулай ук журналистлар Хөснулла Ишбулатов, Гыйндулла Ишмаев, Хәернас Гайсин һәм башкалар авыл халкының горурлыгы.
Урта мәктәп, мәчет
2010 |
---|
540 |
2002 елда авыл халкы тулысынча диярлек (88%) башкорт итеп яздырылган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Өйдрәкбаш, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.