Әлфәт Хәйретдинов (16 сентябрь 1938(19380916)) — ССРБ һәм Россия урман белгече.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1991), профессор (1991). Россия Федерациясенең атказанган урман белгече (1998), Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2011), Башкорт АССР‑ның атказанган урман белгече (1990).
Әлфәт Хәйретдинов | |
---|---|
Туган | 16 сентябрь 1938 (85 яшь) Усман-Ташлы, Ярмәкәй райуны, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт аграр университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Хәйретдинов Әлфәт Фазлетдин улы 1938 елның 16 сентябрендә Башкортстан АССРның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында туган.
1962 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
1966 елда Свердловск каласындагы Урал урман‑техника институтын тәмамлаган.
1963 елдан Башкорт АССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Уфа урман комбинатында хезмәт итә, 1969 елдан баш урманчы вазифасын башкара. 1975 елда ««Бонитировка лесопокрытых почв Центрального Прибелья Башкирии» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1973 елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында (1992 елдан Башкорт дәүләт аграр университетында) укыта:
1990 елда «Повышение продуктивности рекреационных лесов Южного Урала» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Әлфәт Фазлетдин улының фәнни хезмәтләре Көньяк Уралдагы рекреацион урманчылыкка, урман тергезүгә, урманны файдалануга, агач үрчетүгә багышланган, аның җитәкчелегендә 2008 елда Башкортстан Республикасының Урман планы эшләнә. Ул 200‑дән артык фәнни хезмәт һәм 2 уйлап табу авторы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әлфәт Хәйретдинов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.