Әлфинә Сибгатуллина, Әлфинә Таһир кызы Сибгатуллина (кыз фамилиясе Задина (Шәехзадина), 1962 елның 5 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Карашай-Саклау) — төрки телләр һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы (2000), профессор (2002), РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш тарихы бүлеге әйдәүче фәнни хезмәткәре (2005 елдан), РФ ФА А.
М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты өлкән фәнни хезмәткәре (2011 елдан).
Әлфинә Сибгатуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Әлфинә Таһир кызы Сибгатуллина |
Туган | 5 июль 1962 (61 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Карашай-Саклау |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | укытучы, әдәбият галиме |
Балалар | улы Ришат, кызы Гөлназ |
Ата-ана |
|
1962 елның 5 июлендә Татарстан АССР Сарман районы Карашай-Саклау авылында дүрт балалы колхозчы гаиләсендә туган. Әтисе Таһир, әнисе Наилә, абыйлары Альмир, Илнур, энесе Инсаф. Туган авылы урта мәктәбен аерым билгеле аттестатка (1979), «рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын кызыл дипломга (1984), Казан дәүләт университетында аспирантура (1987—1990) тәмамлаган. Үзе тәмамлаган югары уку йортында рус теле кафедрасында эшкә калдырыла.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында «XIX гасыр татар шигъриятендә шәхес концепциясенең эволюциясе» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (1990) , Казан дәүләт университетында «Татар әдәбиятында суфичылык: чыганаклар, тематика һәм жанр үзенчәлекләре» темасына филология фәннәре докторлыгына (2000) диссертацияләр яклаган.
1996 елда «доцент», 2002 елда «профессор» гыйльми дәрәҗәләре бирелгән.
1984 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтында (2003 елдан университет, 2011 елдан КФУның Алабуга институты): рус теле кафедрасы хезмәткәре, 1994—2002 елларда университет ректорының чит ил студентлары белән эшләү буенча ярдәмчесе. 2002—2005 елларда университетның филология факультеты деканы.
2005 елдан РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәре, 2007—2018 елларда РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш тарихы бүлеге әйдәүче фәнни хезмәткәре.
2006 елдан Россия дәүләт һуманитар университетының (рус. РГГУ) Россия-Төркия уку-фәнни үзәге укытучысы.
2009 елдан Россия дәүләт һуманитар университетында, 2013 елдан Мәскәү педагогика дәүләт университетында укыта.
2011 елдан РФ ФА А. М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты өлкән фәнни хезмәткәре.
Әдәбият белеме, Россия мөселманнары әдәбияты, суфичылык тарихы һәм терминнары, Россия мөселманнарының хаҗга сәяхәте тарихы , Россия—Төркия мәдәни бәйләнешләре, төрек теле һәм матбугаты, тюркология, Төркия тарихы, төрки халыклар әдәбияты һ. б.
Татар, рус, төрек, инглиз телләрендә басылган 80 нән артык гыйльми хезмәт һәм мәкаләләр (шул исәптән чит ил журналларында) авторы.
Халыкара һәм Бөтенроссия фәнни конференцияләрендә даими катнаша. Аның җитәкчелегендә татар, башкорт, фарсы әдәбиятлары буенча кандидатлык диссертацияләре якланган.
Төркия фәнни басмаларының (журналлар) мөхәрририят әгъзасы.
2005 елда кырымтатар шагыйре Кәрим Җаманаклының «Әсәрләр» шигырьләр, фәнни мәкаләләре, истәлекләре җыентыгын төзи.
Габделбари Батталның (1926 елдан Төркиядә Г. Баттал-Таймас) китабын төрекчәдән тәрҗемә итә.
Төрек язучысы Халидә Әдип Адывар тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, монография яза.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әлфинә Сибгатуллина, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.