Әбиләр чуагы – көз көне (cентябрь, октябрь айларында) һава торышының җәй көнендәге кебек коры, җылы һәм болытсыз, кояшлы вакыты.
Ел саен кабатлана. Ике-өч атна дәвам итәргә мөмкин.
Борынгы гомуми төрки сүз булган «чуак» («эссе», «кызу») сүзе Мәхмүд Кашгарый сүзлегендә китерелә.
Күбесенчә Аypyпaда, Төньяк Америкада, РФның аеруча Аypyпa өлешендә күзәтелә.
Әбиләр чуагы тотрыклы антициклон урнашу белән бәйле рәвештә барлыкка килә.
Гадәттә, көз башланып, көннәр бераз суыткач, яңгырлар явып үткәч, әбиләр чуагы башлана.
Төп күрсәткече булып, һавада пәрәвезләр очуы санала.
Әбиләр чуагы дәвамлы килгән кайбер елларда, елга бер чәчәк атучы бериш үсемлекләрнең (хәтта алмагачның да) икенче тапкыр чәчәк атуы мөмкин.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әбиләр чуагы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.