Януш Корчак (әдәби тәхәллүсе, чын исеме Эрш Һенрик Гольдшмидт), пол. Janusz Korczak, Henryk Goldszmit (1878, Варшава—1942, Треблинка) — Польша язучысы, педагог, табиб.
Бала тәрбияләү турында язылган 20дән артык китап авторы. Варшава геттосы балалары белән бергә фашистлар концлагеренда һәлак була.
Януш Корчак | |
---|---|
Туган телдә исем | Эрш Һенрик Гольдшмидт пол. Henryk Goldszmit |
Туган | 22 июль 1878[…] Варшава |
Үлгән | 6 август 1942 Треблинка |
Милләт | яһүд |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ Польша |
Әлма-матер | Варшау үнивирситите[d], Варшау император университеты[d] һәм Оча торган университет[d] |
Һөнәре | язучы, педагог, табиб |
Эш бирүче | Детская больница Bersohnów и Baumanów в Варшаве[d], Россия империясе армиясе[d], Свободный польский университет[d] һәм Вооружённые силы Польши[d] |
Ата-ана | |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Рус-япон сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы һәм совет-поляк сугышы[d] |
1878 елның 22 июлендә Россия империясе Варшава шәһәрендә яһүд чыгышлы адвокат гаиләсендә туган. Әтисе Юзеф Гольдшмидт (1844-1896), әнисе Цецилия Генбицка (1854-1920).
Варшавада рус гимназиясендә укый. Варшава университетының медицина факультетын тәмамлаган (1905). Хәрби табиб буларак, Рус-япон сугышында катнаша.
Әтисе авыру сәбәпле, студент вакытыннан ук эшләргә мәҗбүр була. 1 курста укыганда яза башлый. Беренче әсәре — «Кунак бүлмәсе баласы» (1905). Аның иҗатына рус язучысы, белеме буенча табиб булган А.П. Чеховның тәэсире зур була.
Кулына диплом алгач, Варшава хастаханәләрендә балалар табибы булып эшли, ярлы яһүд гаиләләреннән чыккан һәм ятим балалар асрала торган колонияләрдә тәрбияче булып хезмәт итә. Бай клиентларыннан кергән акчага, ярлыларны бушлай дәвалый.
1912 елда Варшава «Ятимнәр йорты» директоры итеп билгеләнә.
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында (1914-1918) Россия империясе гаскәрендә кыр һоспиталендә хәрби табиб, Киевта украин балалары өчен приютта балалар табибы булып хезмәт итә. «Балаларны ничек яратырга» дигән китабын яза.
Сугыштан кайткач, мөгаллимлек итә, радиода эшли, тыңлаучылар аңа, яратып, «Карт табиб» кушаматы тагалар.
Балалар тәрбияләү буеча күп кенә яңалыклар кертә: сайлап куела торган балалар сеймы, балалар суды оештыра. Я. Корчак үзен дә берничә мәртәбә балалар суды тикшерүенә куя. Әлеге йортта балалар үзләре өчен үзләре чыгара торган газета нәшер ителә. Яңа бәйрәмнәр («Беренче кар бәйрәме», «Иң озын көн бәйрәме» һ.б.) уйлап табыла. Бүләк бирүләр еш була. Шәһәр балалары өчен табигатькә, авылга чыгу шулай ук әһәмиятле чара була.
Алман фашистлары Варшаваны басып алгач, Я. Корчак балалар янында кала. 1940 елда кулга алынып, төрмәдә утырып чыга. Аны төрмәдән элекке тәрбия кылган балалары сатып ала. Ул яңадан Варшава геттосы эчендә калган Ятимнәр йортына кайта. Шәһәр хакимияте аңа геттодан чыгарга рөхсәт итә, ләкин Корчак балаларны калдырырга ризалашмый. Ятимнәр йортын концлагерьга озатканда, Я. Корчак балалар белән вагонга утыра. Треблинкада газ камерасында да алар белән һәлак була.
Әсәрләре |
---|
Матур әдәбият
Педагогик хезмәтләре
Башка китаплары
1992 елдан Польшада Корчакның әсәрләренең җыелмасы нәшер ителә.
Планда:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Януш Корчак, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.