Һинд динендә Яма Көньяк юнәлешенең локапаласы (сакчысы) һәм Брахманың улы.
Риг Веданың 10-ынчы китабында өч гимн (10, 14 һәм 35) аңа мөрәҗәгать итә. Аның өенә юлны саклаучы дүрт күзле һәм киң борын тишекле ике эте бар. Алар кешеләр арасында аның юллама җибәрүчеләр буларак йөриләр дип әйтелә. Яма раджның үләчәк кешеләрнең тормышларын эләктереп ала торган бавы бар. Аны су үгезендә йөри торган итеп сурәтлиләр. Я́ма яки Йа́ма ((Санскрит телендә - यम)) — «Игезәк») — Һинд динендә үзенең үлемезлегеннән баш тарткан һәм беренче үз корбан бирүчен башкарган Ходай.; «Үлгәннәр дөньясы хөкемдары», «Көньяк сакчысы», «Гаделлек һәм үлем патшасы».
Иң борынгы табигый аңлау буенча, бу Кояш Ходае, ул Айның игезәге. Яма Яминың (яки Йаминың) бертуганы дип тасвирлана. Ведаларда Яманың аның бертуганы Ями дигән кыз белән әңгәмәсе сакланган, анда ул аңа инцестны тәкъдим итә, әмма Яма баш тарта, моның сәбәбе якын туганлык дип әйтеп; бу принцип соңрак Һинд хокук кодексларында чагылган.
Яманың Кояш мәгънәсе Ригведаның кайбер гимннарында чагылган. Ул чәчәк ата башлаган көннең Вивасватаның (яки Вивасвантаның) һәм Тваштарның кызы йөгереп китүче төннең улы итеп күрсәтелә. Көн саен Кояшның әйләнеше борынгы Һинд дине тарафдарларына кеше тормышының символы итеп хезмәт иткән. Батучы кояш кебек Яма аларның күзләрендә җир асты дөньясы һәм анда булган кеше бабаларыны (питарларның) патшасы булган.
Һинд дине тарафдарларының борынгы аңлаулары буенча Яма радж патшалыгында үлгән нәсел бабалары дөньяда алып барган кебек тормышны алып баралар, ризык ашыйлар һәм сизем ләззәтләре алалар. Дини фикернең соңрак баскычында Яма караңгы, җәза бирүче Ходай итеп күрсәтелгән, ул дөнья буйлап йөри һәм корбаннарын карап куя. Аның белән илчеләре дип аталган ике куркыныч эт, алар үләргә тиешле кешеләрне алып китәләр.
Антропофизик юнәлештә үсеп Яманың Кояш Дэвасы буларак алдына китерелүе башка буын кешеләренә үлемнән соң дөньяга юл ачкан беренче үлгән кеше алга китерүгә күчкән. Бигрәк тә бу Ригведаның X мандаласының 14 гимнында чагылган. Әмма соңрак Һинд дине фикерендә Яманы кеше дәрәҗәсенә кую аның илаһилыгын бетермәгән: ул Агни, Индра һәм Варуна бөек Ходайлары белән беррәттән 4 яки 8 локапалаларның берсе булып санала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Яма Радж (Һинд дине), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.