Эрнест Баллион( 1816 - 1901 ) - Россия энтомологы.
Эрнест Баллион | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Эрнест Эрнестович Баллион |
Туган | 18 (30) ноябрь 1816 Санкт-Петербург, Россия империясе |
Үлгән | 9 сентябрь 1901 (84 яшь) Новороссийск, Россия империясе |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | физико-математический факультет Императорского Казанского университета[d] |
Һөнәре | лепидоптеролог, бөҗәкбелгеч |
Эш бирүче | Икенче Казан ирләр гимназиясе |
Эрнест Эрнестович Баллион башлангыч белемне реформат училищесында ала. Аны 1833 елда тәмамлаганнан соң, озак еллар шәхси укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Белем алуга омтылыш аны Казанга алып килә. Казанда кырыгынчы еллар азагында университетка укырга керә һәм 1852 елда физика-математика факультетын тәмамлый. 2-нче Казан гимназиясендә табигый фәннәр укытучысы итеп билгеләнә.
1860 елда ул Горгорецк игенчелек институтына профессор итеп билгеләнә. 1865 елда бу институтны Петербургка күчергәннән соң, Баллион башта доцент, аннары Петербург авыл хуҗалыгы институты (Леснойда) һәм, ниһаять, Урман хуҗалыгы институты профессоры була. Пенсиягә чыкканнан соң, XIX гасырның 80нче еллары ахырында ул Новороссийскка күчеп килә, анда үзенә хәзерге Цедрик урамы районында йорт сатып ала. Баллион күп еллар дәвамында җыелган китап, журнал һәм газеталардан торган үз китапханәсен Новороссийскка тапшырды.
… теперь же принять в полную собственность г. Новороссийска от Э. Э. Баллиона по означенной краткой описи его библиотеку в количестве 2909 томов и тут же передать эту библиотеку, как уже городскую собственность, в заведование его же: Э. Э. Баллиона, в качестве её пожизненного директора.
Э.Э. Баллион вафатыннан соң ике ел узгач, Новороссийск шәһәр думасы 1903 елның 15 ноябрендә бертавыштан ир-атлар гимназиясенең өч укучысына һәм хатын-кызлар гимназиясенең өч укучысына Баллион исемендәге стипендия билгеләргә карар итә.
Аның коңгызлар коллекцияләре Одесса университетының Зоология музеенда һәм Санкт-Петербург урман-техник университетында саклана.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Эрнест Баллион, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.