Эмиль Җәләлетдинов: күренекле татар җырчысы

Эмиль Җәләлетдинов — җырчы (лирик-драматик баритон), татар җыр сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстан АССРның халык (1973), РСФСРның атказанган (1982) артисты.

Эмиль Җәләлетдинов
Эмиль Җәләлетдинов: Вафаты, Гаиләсе, Искәрмәләр
Туган 2 июль 1933(1933-07-02) (90 яшь)
Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд
Үлгән 19 март 2023(2023-03-19) (89 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан
Ватандашлыгы Эмиль Җәләлетдинов: Вафаты, Гаиләсе, Искәрмәләр СССР
Эмиль Җәләлетдинов: Вафаты, Гаиләсе, Искәрмәләр Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы
Җефет Венера
Балалар кызы Диана

Эмиль Җәләлетдинов: Вафаты, Гаиләсе, Искәрмәләр Эмиль Җәләлетдинов Викиҗыентыкта

Ул 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, анда музыка мәктәбен тәмамлагач, Ташкәнт консерваториясендә укый башлый. Ләкин аны туган тел, татар мәдәнияте Казанга тарта, һәм ул укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. Биредә Эмиль татар музыка дөньясына чума, студент елларында ук татар халык җырларын, Җәүдәт Фәйзи, З. Хәбибуллин, Ә. Бакиров әсәрләрен башкара.

1962 елда Э. Җәләлетдинов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстанның һәм илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә була. Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, А.Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, рус классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын тота.

Вафаты

2023 елның 19 мартында 90 нчы яшендә инфаркт булып Казанда вафат. Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратына җирләнгән.

Гаиләсе

Хатыны Венера, телевидениедә режиссер булып эшләгән (COVID-19 коронавирус авыруыннан вафат булган). Кызлары Диана (1981 елгы; 39 яшендә рактан вафат булган), музыка мәктәбен тәмамлаган. Оныклары Элина (Щуваева, Мәскәүдә бизнесы бар) һәм Артур, музыка мәктәбен тәмамлаганнар, ләкин музыка белән профессиональ шөгыльләнмиләр.

Искәрмәләр

  • Татар музыкаль мәдәниятенең күренекле вәкиле Эмиль Усман улы Җәләлетдинов вафат булды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 19.03.2023
  • Зилә Мөбәрәкшина. Эмиль Җәләлетдиновның оныгы Элина: Гомеренең соңгы көненә кадәр музыкага тугры булды. Татар-информ, 20.03.2023
  • Зилә Мөбәрәкшина. Эмиль Җәләлетдинов: «Нәҗип Җиһанов, үзе шалтыратып, филармониягә урнаштырды». Интертат, 11.08.2020
  • Зилә Мөбәрәкшина. «Соңгы вакытта ялгызы яшәде, боекты»: Эмиль Җәләлетдиновның кадерен белеп калдыкмы? Интертат, 20.03.2023
  • Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    Tags:

    Эмиль Җәләлетдинов ВафатыЭмиль Җәләлетдинов ГаиләсеЭмиль Җәләлетдинов ИскәрмәләрЭмиль Җәләлетдинов СылтамаларЭмиль Җәләлетдинов Шулай ук карагызЭмиль ҖәләлетдиновРСФСРТатарстан АССР

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    НасыйровГайшәSänäği inqıylabБакый УрманчеЙолдызДамир ГарифуллинКаюм НасыйриРәсим БаксиковГабдулла РәхимкуловВафинРизаэддин ФәхреддинКазан.thКодера (Бергамо)Татар әдәбияты.sdАлманияӘзһәр ШакировӘлмәтнефтьМаксим БатыревКәҗүл читек (әсәр).auГөлүсә Батталова1993 елМигъдәт Яһүдин.mqБеренче театр (спектакль)1978 елның 31 августы вакыйгасыЯңа Тормыш (Илеш районы)Зөлфәт Хәким(3792) ПрестонLui ArmstrongТуфан Миңнуллин2020 елEva ElfieTatarstanҖилТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыСалих СәйдәшевСугышЮпитер (планета)«Крокус Сити Холлда» һөҗүмФирзәр МортазинСабан туе (берләштерү)Индонезия69 pozasıВинарис ИльегетИлдар СибгатуллинЙогаВахит ИмамовАрпаОлимпия уеннарыСәрвәр КакураMumbaiРәшит ВаһаповРус телеФоат СадриевБангладеш🡆 More