Эльмира Галимова, Эльмира Мөнир кызы Галимова (1982 елның 20 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — композитор, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (2013).
Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы (2007). Сәнгать фәннәре кандидаты. ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән (2014), Россия һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы (2022), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022).
Эльмира Галимова | |
---|---|
Туган телдә исем | Эльмира Мөнир кызы Галимова |
Туган | 20 март 1982 (42 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | көйязар |
Балалар | кызы Индира |
Бүләк һәм премияләре | Муса Җәлил премиясе (2013) |
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать белеме нәмзәте[d] |
1982 елның 20 мартында Яр Чаллыда туган. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (теория, вокал бүлекләрен) һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (проф. Б. Трубинның композиция классы) (2006) тәмамлый. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укый. Пермь (Сөлил, Ирән елгалары буе) татарларының традицион музыка мәдәнияте турында диссертация яза.
Төп юнәлеше — классик музыка. Композитор «La Primavera» Казан камера оркестры, Казакъстанның Дәүләт симфоник оркестры, ТР дәүләт квартеты, «Мирас» инструменталь ансамбле, «Болгарлар» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән хезмәттәшлек итә. «La Primavera» белән берлектә Эльмира Галимова һәм дөньякүләм танылган композитор Беньямин Йосыповның (Исраил) уртак концерты үтте. «Фрески», «Симфоник аллегория» һәм «Небеса-зеркала» әсәрләрен «Татарстан композиторларының яңа музыкасы» программасы кысаларында ТР Дәүләт симфоник оркестры башкарды.
Эстрада өчен язылган җырлары да байтак. Аларның күбесен Илнар Гәрәев, Венера Шәмиева, Зәйнәп-Зөфәр дуэты җырлый.
Өр-яңа академик музыканы пропагандалау белән шөгыльләнүче Халыкара заман музыкасы җәмгыяте (ISCM) дөньяның иң яхшы композиторлары исемлегенә кертеп, Э. Галимованың әсәрләрен халыкара фестивальдә яңгыратты.
Элекке ире Илнар Гәрәев. Кызы Индира.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Эльмира Галимова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.