Мозер Эдда (алман. Edda Moser; 27 октябрь 1938 ел, Берлин) — алман опера җырчысы (сопрано), музыка педагогы.
Эдда Мозер | |
---|---|
Туган телдә исем | алман. Edda Moser |
Туган | 27 октябрь 1938 (85 яшь) Берлин, Өченче рейх |
Ватандашлыгы | Алмания |
Һөнәре | опера җырчысы, музыкачы, университет профессоры |
Эш бирүче | Кёльнская высшая школа музыки[d] |
Ата-ана |
|
Эдда Мозер музыка белгече Ханс Иоахим Мозреның кызы, музыка белгече һәм педагог Андреас Мозерның оныгы. Штерн консерваториясендә Херман Вайссенбергта, аның вафатынан соң Герли Кениг а вокалга өйрәнә. 1962 елдан 1963 елга кадәр Вюрцбургта Шәһәр театрында, ә аннары Билефельд һәм Хаген театрында эшли. 1968 елда Эдда Мозер Герберт фон Караян Зальцбург фестиваленә чакыра, анда Вагнерның «Нибелунглар кулсасына» Вельгунда партиясен башкара. 1968 елдан 1971 елга кадәр Франкфурт операсында чыгыш ясый, Вена дәүләт операсына күчә.
Герберт фон Караян Эдда Мозерны Метрополитен-операга чакыра, анда ул Моцартның «Тылчымлы флейта» операсында Төн пашбиткәсе партияләрен башкара. Метрополитен-операда «Нибелунглар куласасы», «Сералдән урлау», Гендельның «Ринальдо» партияләрен җырлый, «Дон Жуан»да Донна Анна партиясен башкара.
Ул Нью-Йоркта «Метрополитен-опера», Миландагы «Да Скала», Венадагы Staatsoper, Лондонда «Ковент-Гарден», Мәскәүдә Зур театр кебек дөньядагы иң зур театрларда чыгыш ясый
Үзенең карьерасының югарыгы ноктасы дип Эдда Мозер 1972 елның авгусында Electrola лейблында дирижер Вольфганг Заваллиш җитәкчелеге астында оештырылган «Тылчымлы флейтада» Төн пашбиткә партиясенең Мюнхенда язуын исәпли. Техник яктан катлаулы Төн патшабикәсенең икенче ариясе, Мозер хатирәләре буенча, бер дубльда ук языла. Эдда Мозер башкаруындагы ария 1977 елның 20 августында «Вояджер-2» галәм аппаратында җибәрелгән «Вояджер» алтын пластикасының видео - һәм тавыш сигналлары составына кертелә.
1980 елдан алып Эдда Мозер оста-класслар үткәрә, шул исәптән Аурупа рәсем һәм сынлы сәнгате академиясендә (Монтано), de:Philharmonie Junge Münchner, Моцартеум һәм Кельнда Югары музыка мәктәбе профессоры булып тора.
2006 елда Мозер Рудольштадт янындагы Хайдерсбургта, ә 2007 елда Бад-Лаукстедтта тарихи Гете-театрда «Немец теле фестивален» үткәрү буенча әйдәүче булып чыгыш ясый.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Эдда Мозер, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.