Шоте Галица (алб.
Shote Galica), тумыштан Чериме Халил Радишева (алб. Qerime Halil Radisheva; 4 октябрь 1895 ел, Радишеве, Дреница — 1927, Фуше-Круя) — Бөтен албан биләмәләрен берләштерү һәм Албаниянең демократик милли хөкүмәтенә ярдәм итүне максат итеп куйган баш күтәрүче качаклар хәрәкәтенең албан милләтчесе. Ул «Албаниянең халык герое» дип игълан ителә. Көрәштә Черим дигән ир-ат исеме астында катнаша.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Албания |
Туу датасы | 4 октябрь 1895 |
Туу урыны | Дреница[d], Госман империясе |
Үлем датасы | 1927 |
Үлем урыны | Фуша-Круя[d], Албанская республика[d] |
Ире яки хатыны | Азем Галица[d] |
Һөнәр төре | сәясәтче |
Активлык чорнының башы | 1915 |
Сугыш | Балкан сугышлары[d] |
Бүләкләр | |
Шоте Галица Викиҗыентыкта |
Шоте алты бертуган абыйлы-энеләрнең сеңлесе була, 1915 елда Азем Галицага кияүгә чыга. Шоте Галица унике ел кораллы көрәш алып бара. 1919 елда көнбатыш Косовода ихтилалда катнаша һәм 1921 елдан алып 1923 елга кадәр Юникта серб солдатларына каршы көрәшә. 1925 елда ире һәлак булганнан соң, партизан армиясының лидерлык ролен үз өстенә ала. 1927 елның июлендә ул партизан сугышыннан чыга һәм берничә ай үткәч, төньяк Албанияда вафат була. Сугыш чорында ул 22 гаилә әгъзасын югалта.
Аның билгеле цитатасы: Гыйлемсез тормыш, коралсыз сугыш кебек.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Шоте Галица, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.