Швециядә ислам (швед.
Ислам — христианлыктан соң илдә әһәмияте буенча икенче дин. Швеция халкының (10 036 мең кеше) 8, 10 % ы (800 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020).
Швеция территориясендә ислам мәдәнияте белән беренче танышу викингларның VII—X гасырларда ислам илләре белән сәүдә иткән чорга туры килә.
Яңа заманда мөселман илләреннән иммиграция Швециядә демографиягә көчле йогынты ясый. 1930 елда Швециядә халык санын алу нәтиҗәләре «мөселманнар һәм башка Азия конфессияләре» төркеменә 15 кешене кертә. Хәзерге Швециядә беренче булып теркәлгән мөселман җәмгыяте фин татарлары була, алар 1940-елларда Финляндия һәм Эстониядән күчеп килгән.
Ислам дине тарафдарлары Швеция территориясендә 1960-еллар ахырында күпләп барлыкка килгән. 1970-елларда мөселманнар, нигездә, Якын Көнчыгыштан, Әфганстаннан, Иран һәм Гыйрактан күчеп килгән кешеләр һәм аларның Швециядә туган балалары. Мөселманнарның икенче зур төркеме — элекке Югославия республикаларыннан (күпчелек өлеше Босния һәм Герцеговинадан) күчеп килгән мөһаҗирләр. Шулай ук Сомали һәм Мароккодан күченгән кешеләр дә бар.
2000 елда Швеция территориясендә 300 мең — 350 мең мөселман яшәгән, бу ил халкының якынча 3,5 % ын тәшкил иткән. Шулардан якынча 100 мең кеше — яңа буын мөселман, ягъни Швециядә мөселман гаиләләрендә туган мөселманнар булган. Ислам дине тарафдарларының саны 2009 елда 450 меңнән 500 меңгә кадәр җиткән (ил халкының 5 % ы тирәсе). 2009 елда Швеция мөселманнары берлегендә 106 327 әгъза теркәлгән булган.
1987 елда Швеция ислам берлеге (швед. Islamiska förbundet i Sverige, IFiS), 1990 елда Швеция ислам шурасы (швед. Sveriges muslimska råd, SMR) оештырылган.
2017 елда Швециянең тугыз мәчетендә имамнар Төркия дин эшләре идарәсе (Diyanet) тарафыннан җибәрелгән һәм хезмәт хакы түләнгән .
Швециядә мөселманнарның намаз уку һәм мөселман төркемнәренең социаль активлыгы өчен кулланылучы берничә мәчете бар. Швециянең беренче мәчете — 1976 елда Гётеборгта Әхмәдия тарафдарлары төзегән Насир мәчете. 1984 елда Мальмё мәчете, 1995 елда Уппсала мәчете төзелгән. 2000-елларда: Стокгольм мәчете (2000 ел), Умео мәчете (2006 ел) һәм Фиттья районы мәчете (Стокгольм, 2007 ел). Согуд Гарәбстаны, БГӘ һәм Ливия хөкүмәтләре Швециянең иң зур мәчетләрен төзүгә финанс ярдәме күрсәтә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Швециядә ислам, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.