Чыңгыз Мусин, Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин (1934 елның 16 июле, ТАССР, Әгерҗе районы, Тирсә — 2016 елның 24 октябре, ТР, Әгерҗе районы, Мордыби) — татар шагыйре, Татарстанның язучылар (1997), Татарстан һәм Удмуртиянең журналистлар берлекләре әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова (2014), Таҗи Гыйззәт (2015), Риза Шәфи исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Чыңгыз Мусин | |
---|---|
Туу датасы: | 16 июль 1934 |
Туу урыны: | ТАССР, Әгерҗе районы, Тирсә |
Үлем датасы: | 24 октябрь 2016 (82 яшь) |
Үлем урыны: | ТР, Әгерҗе районы. Мордыби |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь |
Юнәлеш: | шигърият, публицистика |
Жанр: | шигырь, очерк |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Язмышым үзәннәрдә» (Әгерҗе, 2003) |
Премияләр: | Саҗидә Сөләйманова премиясе (2014) |
1934 елның 16 июлендә Татарстан АССР Әгерҗе районы Тирсә авылында туган. Балачагы Мордыби авылында узган. Әтисе Мулламөхәммәт Чыңгызга яшь ярым вакытта икенче хатын белән Ташкәнткә киткән, малай әнисе Хамисә белән үскән. Мордыби авылында башлангыч, Тирсә авылында җидееллык (1949) мәктәпләр тәмамлаган. Казан медицина укуханәсенә имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга кабул ителсә дә, торыр урыны булмау сәбәпле, анда укымыйча, кире авылына кайтып китә. Тирсә МТСына йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып урнаша. 1952 елда шофер таныклыгы алгач, Тирсә МТСында (соңрак РТС, «Сельхозтехника» оешмасы) шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, тәэминатчы, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара. 2016 елның 24 октябрендә вафат.
Дүртенче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигырьләре Әгерҗе районы газетасы «Җиңү юлы»нда басыла. Казанда медицина укуханәсенә керү имтиханнары тапшырып йөргән чорда, шигырьләрен Сәхаб Урайскийга күрсәтеп, аннан хуплау сүзләре ала. 1960 елларда Әгерҗедә, әлеге район газетасы мөхәрририяте каршында оешкан әдәби түгәрәккә, эштән соң 25 чакрым узып, кышын чаңгыда, җәен велосипедта барып йөри. Район газетасының иң актив хәбәрчеләреннән берсе була. 1979 елда Кукмарада башлап язучыларның зона конференциясендә Мөхәммәт Садри аны шефлыкка ала. Ринат Мөхәммәдиев: «Бу Чыңгыз — туган төбәгенең Тукае икән» дигән олы бәя бирә. Шигырьләре республика газета-журналларында, күмәк җыентыкларда дөнья күргән шагыйрь 1990 елларда активлашып китә, бер-бер артлы китаплары чыга. Лаеклы ялга чыккач, Удмуртиядә яшәүче татар һәм башкорт халкының атналык гаилә газетасы «Яңарыш»ның Әгерҗе төбәге буенча махсус хәбәрчесе булып тора. Төбәк тарихын өйрәнеп, туплаган материаллары «Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр» китабында (Казан, 2008) дөнья күрә.
Шигырьләре гади, тормышчан, күңелендә йөрткән уйларын халыкчан итеп, кистереп әйтә. Иҗатында мәхәббәт, туган төбәге, татар авылы, халык, милләт язмышы да киң урын ала. Күп кенә җырларга сүзләр язган: «Әгерҗем – туган төбәгем» (Әнвәр Бакиров музыкасы), «Тирсә иртәләре» (Бату Мулюков көе) һ. б.
Хатыны Мәйсәрә, уллары Марат, Илдар, кызлары Илзидә, Лилия, Люция.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Чыңгыз Мусин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.