Фәндәс Шакир улы Сафиуллин — татар җәмгыять эшлеклесе, Татарстан һәм Россия сәясәтчесе.
Татарстан Дәүләт шурасы һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты булып эшләгән иде.
Фәндәс Сафиуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәндәс Шакир улы Сафиуллин |
Туган | 17 август 1936 (87 яшь) Мәлбагыш авылы, Азнакай районы |
Үлгән | 10 октябрь 2021 (85 яшь) Казан, Россия |
Күмү урыны | «Курган» зираты |
Яшәгән урын | улица Чехова, 53[d], Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Сарытау ракета гаскәрләренең югары командалык-мөһәндислек укуханәсе[d], филологический факультет Белорусского государственного университета[d] һәм Беларус дәүләт университеты[d] |
Һөнәре | җәмгыять эшлеклесе, сәясәтче, публицист |
Эш бирүче | Казан югары артиллерия командирлары училищесы |
Сәяси фирка | Отечество — Вся Россия[d], Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Родина[d] |
Бүләк һәм премияләре | |
Хәрби дәрәҗә | полковник |
Сайт | fandas-safiullin.ru (архивный) |
1936 елның 17 августында Азнакай районы, Мәлбагыш авылында дөньяга килә. Бөгелмәдә унъеллык мәктәпне тәмамлый.
1954-1988 елларда Совет гаскәрендә хезмәт итә. Сарытау танк училищесын тәмамлый, Беларус дәүләт университетының философия факультетын. Соңгы хәрби вазифасы – Казан ракеталар гаскәренең югары инженер командирлар училищесында баш укытучы, доцент. Хәрби званиесе – полковник.
Ике тапкыр – 1990 һәм 1995 елларны Татарстан парламентына халык депутаты итеп сайлана. 1999-2003 елларны Россия Дәүләт Думасы депутаты, Халыкара эшләр буенча Комитет әгъзасы, шулай ук геополитика, Чичәнстан хәлләрен килештерү комитетлары әгъзасы.
Пленар һәм даими утырышларда 136 чыгыш ясый. Чыгышларында 5 төп сәяси таләпне куя:
1. илнең икътисади көндәшлек сәләтен саклау һәм үстерү;
2. табигый ресурсларны халыкның һәм киләчәк буыннарның файдасына куллану;
3.Кече һәм уртача эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәмен күрсәтү һәм чиновникларның тыкшынмавын тәэмин итү;
4. Азык-төлек иминлекне тәэмин итү, игенче хезмәтенә мөнәсәбәтне үзгәртү;
5. Җәмгыятьнең физик, рухи, әхлакый тазалыгын кайтару.
Фәндәс Сафиуллин Россиянең федерализм төзелешен үстерүне, милли республикаларның халәтен саклау; Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклауны, хокук вә вазифаларын; Россия халыклары арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны яклап чыга.
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фәндәс Сафиуллин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.