Флёра Сафиуллина, Флёра Садрый кызы Сафиуллина, рус. Сафиуллина Флёра Садриевна (1938―2011) — галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы (2000), Казан дәүләт университеты (хәзер КФУ) профессоры (1997), гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы мөдире.
Татарстанның атказанган укытучысы (1993). Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2001). Халыкара төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004).
Флёра Сафиуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Флёра Садрый кызы Сафиуллина |
Туган | 24 май 1938 |
Үлгән | 6 декабрь 2011 (73 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | татар теле белгече, мөгаллим |
Җефет | Биҗан Ситдыйков |
Балалар | кызы Фәридә, улы Булат |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Каюм Насыйри премиясе (2001) |
1938 елның 24 маенда ТАССР Ворошилов районы (1959 елдан Сарман, Чаллы, Тукай районнарына кергән) Теләнче-Тамак авылында туган. Әтисе — фирка эшлеклесе, әнисе — укытучы булып эшли. Әтисе партия эшлеклесе булу сәбәпле, Сафиуллиннар гаиләсенә бер районнан икенче районга күчеп йөрергә туры килә. Туган авылында 8 еллык мәктәпне, Чүриле районы (1956 елдан Арча районы) Яңа Чүриле урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген бик яхшыга тәмамлаган (1960).
М.З. Зәкиевның фәнни җитәкчелегендә «Хәзерге татар телендә сүз тәртибе» темасына кандидатлык (1966), «Татар әдәби теленең синтаксик төзелеше үсеше (ХХ гасыр)» темасына докторлык (2000) диссертацияләре яклаган.
1993, 1995 елларда Берлинның азат университетында (Алмания) алман студентларын татар теленә өйрәтә.
1996 елда Финляндия татарларының ислам җәмгыяте чакыруы буенча хәзерге татар әдәби теле нормалары буенча лекцияләр укый.
Флёра Садрый кызы бик күп укытучыларның, язучы, мөхәррир, журналистларның, тәрҗемәчеләрнең, галимнәрнең укытучысы, остазы. Шигърият, матур әдәбият аша грамматиканы яраттырган, синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы кебек үзенчәлекле фәннәр буенча студентларга лекцияләр укыган, синтаксисны грамматиканың патшасы дип инандырган галим ул.
40 еллык фәнни эшчәнлек вакытында татар теле белеменә караган өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы, 100 дән артык монография, дәреслек, 10 сүзлек язган.
1992 елдан башлап, чит телле даирәдә татар теле кафедрасында 10 фән кандидаты әзерли.
Төрки телләр, диалектология һәм компьютер лингвистикасы мәсьәләләренә багышланган халыкара конференцияләрдә катнаша һәм чыгыш ясый: Сәмәрканд (1966), Ереван (1973), Алматы (1976), Ташкәнт (1980), Уфа (1982), Ашхабад (1985), Казан (1972, 1980, 1985, 1989, 1995, 1996).
Чит илләрдән (АКШ, Алмания, Бөекбритания, Швейцария, Япония, Кытай, Монголия һ. б.) килгән студентларга (барысы 30 кеше) татар телен укыта.
Хезмәтләре |
---|
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Флёра Сафиуллина, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.