Филүз Казакбаев

Казакбаев Филүз Хәсән улы (31 июль 1971 ел) — биюче, балетмейстер.

2013 елдан — Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең сәнгать җитәкчесе һәм 2014 елдан — директоры. Башкортстан Республикасының халык (2008) һәм атказанган (2000) артисты.

Филүз Казакбаев
Туган 31 июль 1971(1971-07-31) (52 яшь)
Ватандашлыгы Филүз Казакбаев СССР
Филүз Казакбаев Россия

Биографиясе

Филүз Хәсән улы Казакбаев 1971 елның 31 июлендә Башкорт АССРның Зиянчура районы Түбән Бикбирде авылында туган.

Гаиләдә сәнгатькә игътибар көчле була, атасы — җыр укытучысы, гармунда уйный, җырлый, еш кына төрле концертларда, смотрларда катнаша. Филүзне дә үзе белән йөртә. Авылга сәләтле балалар белән эшләргә Таһир Тайсин дигән укытучыны чакыртып алалар. Тәүге тапкыр Филүзне сәхнәгә бастырган кеше ул була: аны күмәк биюләрдә дә катнаштыра, ялгыз бию дә куя — "Перовский"ны. Моннан соң инде Филүз бары тик сәхнә, Фәйзи Гаскәров ансамбле турында хыяллана.

1990 елда балет артисты һөнәре буенча Башкорт хореография училищесын (педагогы М.Ә.Кәримов), 2010 елда — Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен (педагогы Е.С.Понькина) «иҗтимагый -мәдәни эшчәнлек менеджеры» квалификациясе алып тәмамлый.

1990-1992 елларда армиядә хезмәт итә.

1992 елдан 2011 елга кадәр Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле солисты, 2011-2012 елларда — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең постановка бүлеге мөдире булып эшли.

2013 елдан бирле Филүз Хәсән улы — Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең сәнгать җитәкчесе һәм 2014 елдан — директоры.

Лирик һәм гротесклы биюләрне башкаручы Казакбаев Филүз Хәсән улы сәнгатенә музыкальлек, нәфис һәм нечкә техника хас. Биюче актерлык сәләтенә, табигый осталыкка ия. «Гөлнәзирә», «Кияү егете», «Уйна, гармун», «Өч таган», «Шаян кызлар», «Язгы ташкын» һәм башка биюләрдә ялгыз партияләр башкара. Кремль сарае сәхнәсендә, П.И.Чайковский исемендәге, «Россия» (бөтенесе дә-Мәскәү), «Октябрьский» (С-Петербург) һәм башка концерт залларында чыгыш ясый. Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәрендә (1997), Санкт-Петербургта Башкортстан мәдәнияте көннәрендә (2001), Төркиядә Башкортстан Республикасы көннәрендә (Истанбул шәһәре, 2006), «рус кышы» («Русская зима») фестивалендә (Лондон, 2006) һ.б. катнаша. Россия буйлап һәм дөньяның 20 илендә гастрольләрдә була.

Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы каршындагы мәдәният буенча җәмәгать советы әгъзасы.

Гаиләсе

Тормыш юлдашы — билгеле шәхес, Башкортстанның халык артисты Сара Буранбаева белән бер ул тәрбиялиләр.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Сылтамалар

Tags:

Филүз Казакбаев БиографиясеФилүз Казакбаев ГаиләсеФилүз Казакбаев Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләреФилүз Казакбаев СылтамаларФилүз Казакбаев1971 ел2013 ел31 июльБашкортстан Республикасының халык артистыФәйзи Гаскәров ансамбле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Рус телеНью-ЙоркЧехия һимныҺарун әл-Рәшид2024 елгы UCI дөнья турыBreak (төймә)Флера ТархановаАнджелина ДжолиФердинанд СәлаховФәлистыйнМиңнулла ЧинкинФёдор ДостоевскийФәхрия ЭвҗенАлароЦуямаБаварияПедивильяноИдальго (штат)ТимерҖырлыйк әлеЭпилепсияИмәнШура (журнал)Грессоне-Ла-ТринитеТарихВалаам инвалидлар йортыЧервоТаһир ЯкуповФилүс КаһировВикимедиа ФондыСенегалEmmanuel MakronХалыкара театр көнеФутболXXIX гасыр (б. э. к.)ЛилльКама Тамагы районыЖасмин (җырчы)Höykür HilmarssonФоксборо (Массачусетс)Devon LarrattМәскәүАйдар ФәйзрахмановТайлер (Техас)Saq-Soq törkemeМөхәммәт Мәһдиев1978 елның 31 августы вакыйгасыТехнологияЗлинАллаһның 99 исемеЛайош КошутЭнҗе МөэминоваЭджворт (Пенсильвания)Print ScreenГөрҗистанАртур ИсламовҮлемГрецияMansur Abbas14 сентябрьФлюра АбдуллинаЛацио (футбол клубы)ИталияАмерика Кушма ШтатларыГарәп телеЭлвуд-Сити (Пенсильвания)ИделСловенияАнна ДыбоGoogleЛатвияГөмре🡆 More