Углеводородлар яки күмерсутудырмалар - молекулалары фәкать водород һәм күмер химик элементларыннан төзелгән органик кушылмалар сыйныфы.
Төзелеше буенча, ациклик яки алифатик (молекуладагы күмертудырма атомнары бер-берсе белән сызыклы яки тармакланган чылбыр булып бәйләнгән), изоциклик яки карбоциклик (молекуласы 3 һәм аннан күбрәк күмертудырма атомы боҗрасыннан — циклдан гыйбарәт) төрләргә бүленә. Циклик К. ациклик һәм ароматик күмерсутудырмалардан гыйбарәт. Ациклик К. туендырылган һәм туендырылмаган күмерсутудырмаларга бүленә. Алициклик К. дә туендырылган яки туендырылмаган булырга мөмкин. К. гомологик рәтләр хасил итә. Нефть, табигый газлар, кайбер сәнәгәт газлары күмерсутудырмалардан гыйбарәт.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Углеводородлар, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.