Төньяк Осетия — Алания Җɵмһүрияте (Төньяк Осетия — Алания; рус. Республика Северная Осетия — Алания, осет.
1924 елның 7 июлендә барлыкка килгән. Башкаласы — Владикавказ шәһәре.
Байрак | |
Башкала | Владикавказ |
---|---|
Халык саны | 693 098 (1 гыйнвар 2021) |
Нигезләнгән | 9 ноябрь 1993 |
Сәгать кушагы | Мәскәү вакыты, UTC+03:00, Европа/Мәскәү |
Рәсми тел | рус теле, осетин теле |
География | |
ИҖБ | Россия |
Мәйдан | 7,987 км² |
Координатлар | 43.18°N 44.23°E |
RU-SE | |
Башлык исеме | президент |
Икътисад | |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары |
Мәйданы — 8 мең км². Халык саны — 701 мең кеше (2010): осетиннар (60,7 %), руслар (23,2 %), ингушлар (5 %), әрмәннәр (2,4 %), комыклар (1,8 %) һ.б. Шәһәрдә — 64,3 %. Төсле металлургия, машиналар төзү, химия, азык тәмлеткеч, җиңел, агач эшкәртү, пыяла сәнәгате үскән. Терек елгасында ГЭСлар каскады. Җирләр сугарулы. Сөт-ит юнәлешендәге терлекчелек алга киткән.
Республикада дин тотучылар арасында осетиннарның үз диннәрен тотучылар, христианлык тарафдарлары, ислам тарафдарлары күпчелекне тәшкил итә. 2012 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкының 29 % ы үз динен тотуын, 49 % христиан динендә (православие) булуын белдергән. Ислам тарафдарлары халыкның 4 % ын тәшкил итә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Төньяк Осетия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.