Тосиро Мифунэ (яп.
Режиссер Акира Куросава төшергән фильмнарда уйнап танылган.
Тосиро Мифунэ | |
---|---|
Туган телдә исем | яп. 三船 敏郎 |
Туган | 1 апрель 1920 Кытай |
Үлгән | 24 декабрь 1997 (77 яшь) Токио, Япония |
Үлем сәбәбе | полиорганная недостаточность[d] һәм ашказаны асты бизе яман шеше[d] |
Күмү урыны | Кавасаки |
Яшәгән урын | Япония |
Милләт | япон |
Ватандашлыгы | |
Һөнәре | актёр |
Җефет | Sachiko Yoshimine[d] |
Өйдәш | Мика Китагава[d] |
Балалар | Сиро Мифунэ[d] һәм Мика Мифунэ[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
Сайт | [1] |
Кытайда япон коммерсанты гаиләсендә дөньяга килгән. Далянь шәһәрендә яшиләр. 1939 елны Япония гаскәренә хезмәткә алына. Очкычтан аэро-фотога төшерү белән шөгыльләнгән.
1946 елны Токиога кайта һәм кинофирмага оператор ярдәмчесе итеп урнаша.
Беренче фильмнары 1947 елны чыга. 1948 елны аны Акиро Куросава күреп ала, шул ук елны Тосиро Мифунэ "Исерек фәрештә" фильмында баш рольдә уйный.
Тосиро Мифунэ белән Куросавага дан-шөһрәт 1950 елны, «Расемон» нәфис фильмы белән килә. ТМ юлбасар Тадзёмару ролен башкара.
1951 елны Куросава Достоевскийның «Дивана»сын кинога төшерә. Вакыйгалар Япониягә күчерелә. Тосиро Мифунэ дуамал япон сәүдәгәр малае Рогожинны уйный.
«Җиде самурай» (1954) фильмы шулай ук дөнья буйлап зур уңыш белән бара. Сюжет буенча бер төркем сукбай самурайлар ярлы авылны бандитларның талауларыннан коткара. ТМ ялган самурай Кикутиё ролен уйный.
1965 елда Куросава төшергән «Кызыл сакал» фильмыннан соң режиссер белән Мифунэ арасындагы хезмәттәшлек тәмамлана. Мифунэ самурай образын уйнавын дәвам итә, ә Куросава борынгы феодаль Япония темасын кызыксынмый башлый.
1960 еллар башыннан Мифунэ Европа һәм АКШ киносында актив төшә башлый. «Кызыл кояш» (1971) вестернында Мифунэ япон императоры свитасыннан төшеп калган самурайны уйный, ә Чарльз Бронсон һәм Ален Делон — «Кыргый Көнбатыш»ның явыз башкисәрләрен.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тосиро Мифунэ, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.