Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте – Татарстан мөселманнарын, мөселман дини оешмаларын, мәхәллә-мәчетләрен, мәдрәсә һәм башка уку йортларын берләштергән үзәкләштерелгән дини оешма.
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте | |
рус. Духовное управление мусульман Республики Татарстан | |
Нигезләнү датасы | 1992 |
---|---|
Кыскача исем | ДУМ РТ |
Җитәкче | Камил Сәмигуллин |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Барлыкка килгән урыны | Чаллы |
Штаб-фатирының урнашуы | Казан, Россия Вахитов районы, Казан, Россия Габдулла Тукай урамы |
Адрес | 420021, Казан шәһәре, Тукай ур., 38 нче йорт |
mailto:[email protected] | |
Рәсми веб-сайт | dumrt.ru |
Хезмәт күрсәтү зонасы | Татарстан |
Ачылу вакыты | 9 часов утра[d] |
Ябылу вакыты | 18:00[d] |
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Викиҗыентыкта |
1990-елларга кадәр Татарстандагы дини оешмалар Уфадагы дини идарәгә буйсыналар. Казанда Татарстан мөхтәсибәте урнаша. 1992 елда Татарстанның мөстәкыйль диния нәзарәте формалаша. Аның җитәкчесе, мөфти итеп Габдулла Галиуллин сайлана. Шул ук вакытта Уфа нәзарәтенең дә Татарстандагы структур өлеше – икенче нәзарәт барлыкка килә. Аның эше белән Фәрид Сәлман җитәкчелек итә.
1998 елда Татарстан мөселманнарының I корылтае уздырыла. Нәтиҗәдә, бердәм дини оешма барлыкка килә. Ул Габдулла Галиуллин мөфтияте нигезендә төзелә, Уфага буйсынган нәзарәт юкка чыгарыла. 14 февральдә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп Госман Исхакый сайлана. Алдагы берничә корылтайда Г. Исхакый янәдән рәис вәкаләтләрен ала. 2010 елгы Норлат вакыйгаларыннан соң, ул вазифасыннан вакытыннан алда китә .
2011 елның 13 апрелендә узган Бишенче чираттан тыш корылтайда мөфти итеп Илдус Фәиз сайлана . Аның идарәсе чорында мөфтиятнең эшчәнлеге каршылыклы була. Имамнарны, мәдрәсә җитәкчеләрен, мөхтәсибләрне билгеләү өлкәсендә конфликтлар килеп чыга. Икенче яктан, Татарстанда мөселман мәгариф системасында тәртип урнаштыруда һәм аны реформалауда җитди эшчәнлек башлана.
Илдус Фәиз чорының кульминацион мизгеле – 2012 елның 19 июль вакыйгалары. Бу көнне мөфтинең машинасын шартлаталар, ә нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла Якупов атып үтерелә.
Июль вакыйгаларыннан соң мөфтинең эшчәнлеге кими, ә 2013 елның мартында ул вазифасыннан ваз кичә .
2013 елның 17 апрелендә мөфти вазифасына 28 яшьлек Камил Сәмигуллин сайлана .
Диния нәзарәт рәис җитәкли. Аңа мөфти дигән дини дәрәҗә бирелә. Оешманың үз эчендә төрле бүлекләр, аның каршында эшләүче оешмалар бар. Аерым әһәмияткә ия органнар - пленум, голәмәлар шурасы һәм казыят институты.
Казыят дини-хокукый мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүче оешма. Татарстанның баш казые – Җәлил Фазлыев.
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең логотибының (эмблема, бренд) өч өлеше бар: ярымай һәм Сөембикә манарасы рәсеме. Ярымайның эчке өлешендә гарәп язуында алтын хәрефләр белән Коръән аятеннән алынган сүзләр язылган: «Аллаһының бавына тотыныгыз, бүленмәгез!». Мөфтият барлык көчен мөселманнарның Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте кыйммәтләре һәм үз милли традицияләре тирәсенә берләшүенә куя. Татар халкының мөһим символларының берсе булган Сөембикә манарасын әйләндереп алган ярымай диндәшләрне уртак бер мохиткә җыеп, өммәтне төркемнәргә, агымнарга бүленүдән, дошманлыктан, фетнәдән саклый кебек. Хак дин нигезендә берләшүне Аллаһы Тәгалә кушкан. Әлеге билгегә салынган мәгънә тормышта да чагылыш таба, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Татарстанда бердәнбер һәм бердәм мөфтият булып кала Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.