Татарстан Республикасы Конституциясе – Татарстан Җөмһүриятенең төп кануны.
1992 елда кабул ителгән.Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.
Татарстан Конституциясе |
1990 елның 30 августында Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителә. 1992 елның 21 мартында Татарстан суверенитеты турында референдум үткәрелә, тавыш бирүчеләрнең 61,4 проценты суверенитетны хуплыйлар. Әлеге процессларны кануни яктан саклап калу максатыннан Татарстан Конституциясен язу зарурилыгы баса. Аны әзерләү өчен махсус комиссия оеша.
Моңа кадәрге ТАССР Конституцияләре бары тик декларатив характерда була һәм кырыс партия цензурасы шартларында кабул ителә. Яңа Конституцияне язу исә катлаулы вәзгыятьтә бара: Татарстан статусы турында федераль үзәк белән даими сөйләшүләр алып барыла, Казан урамнарында татар милли хәрәкәте һәм үзен демократик дип атаган хәрәкәт вәкилләре даими урам чараларын оештырганнар.
Яңа Татарстан Конституциясе проекты 1991 елның 31 декабрендә киң фикер алышу өчен тәкъдим ителә, аңа карата барлыгы 5,3 мең тәкъдим, төзәтмә кертелә. Халыкара хокукый экспертизалар үткәрелә. 1992 елның маенда Татарстан Югары Советы утырышында төп канунның беренче укылышы үтә. Халык депутатларыннан 500дән артык төзәтмә карала. Кайбер аерым мәсьәләләр зур бәхәс уята (тигез дәүләт телләре, дәүләт хакимиятен оештыру, республика гражданлыгы һ.б.).
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе Югары Совет тарафыннан кабул ителә.
Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр 15 тапкыр кертелә: 1994 елның 29 ноябрендә, 1995 елның 30 марты һәм 8 декабрендә, 1996 елның 27 ноябрендә, 1999 елның 26 маенда һәм 21 июлендә, 2000 елның 3 марты, 31 мае һәм 19 декабрендә, 2001 елның 28 июнендә, 2002 елның 19 апрелендә, 2003 елның 15 сентябрендә, 2004 12 мартында, 2005 елның 14 мартында.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Татарстан Конституциясе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.