Серге́й Миро́н улы Ки́ров (чын фамилиясе Ко́стриков, рус. Серге́й Миро́нович Ки́ров) (15 (27) март 1886(18860327), Өрҗем, Вятка губернасы — 1 декабрь 1934, Ленинград) — совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.
Сергей Киров | |
---|---|
Азәрбайҗан К(б)Ф ҮК беренче сәркатибе | |
Вазыйфада июль 1921 – гыйнвар 1926 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыкка килгән |
Дәвамчысы | Левон Мирзоян |
БКФ(б) Ленинград губерна комитәсенең җаваплы сәркатибе | |
Вазыйфада 8 гыйнвар 1926 – ноябрь 1927 | |
Аңа кадәр | Григорий Евдокимов |
Дәвамчысы | вазиф юкка чыгарылган |
БКФ(б) Лениниград өлкә комитәсенең беренче сәркатибе | |
Вазыйфада ноябрь 1927 – 1 декабрь 1934 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыкка килгән |
Дәвамчысы | Андрей Жданов |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 27 март 1886 Өрҗем, Вятка губернасы, Русия империясе |
Үлгән | 1 декабрь 1934 (48 яшь) Ленинград, РСФСР, ССРБ |
Сәяси фирка | РСДЭП (1904 елдан) |
Әни | Екатерина Кузьма кызы Казанцева (1859—1894) |
Әти | Мирон Иван улы Костриков (1852—1915) |
Белем | Казан механика-техника училищесы |
Фәкыйрь гаиләсендә туган. 1894 елда әтисез калган, ятимнәр йортына озатылган. 1901—1904 елларда Казан механика-техника училищесындә белем ала; шул ук елда Томскига күчә һәм анда РСДРП фиркасенә керә.. 1909 елда Владикавказга күчеп китә һәм анда РСДРПның Владикавказ оешмасы җитәкли; «Терек» гәҗитендә эшли, анда аның мәкаләләре башта Миронов, аннан соң Киров псевдонимы астында бастырып чыгарылалар.
1917 елда — Владикавказ Шурасы әгъзасы, Октябрь инкыйлабыннан соң бәлшәвикләр ягына күчә. 1919 елдан — Кызыл Гаскәрдә, төрле хәрби-сәяси эшендә. 1920 елда — Гөрҗистанда РСФСРның тулы вәкаләтле вәкиле, БКФ(б) ҮК Кавказ бюросының рәисе.
1921— 1926 елларда Азербайҗан КФ(б) ҮК беренче сәркатибе. 1926 елдан фирканең Ленинград губернасы (өлкә) һәм шәһәр комитәсенең һәм БКФ(б)ҮК төньяк-көнбатыш бюросының беренче сәркатибе. 1934 елдан БКФ(б) ҮК сәркатибе. ССРБ Үзәк Башкарма Комитәсенең һәм БҮБК әгъзасы.
1934 елның 1 декбрендә һөҗүм нәтиҗәсендә үтерелгән. Аның үтерүе массакүләм репрессияләргә этәргеч була.
2013 елдагы хәле буенча, Калинин исемен 4 меңнән мәйдан, урам, проспект вә тыкрык йөртә. Элекке ССРБ илләренең байтак шәһәрләрдә (мәсәлән, Казанда) Киров районы бар. Киров исемен берничә шәһәр йөртә: Киров (элекке Хлынов, Вятка), Киров (элекке Песочня, Калуга өлкәсе), Кировоград (элекке Елисаветград, Зиновьевск, Кирово Кировоград өлкәсе үзәге), Кировград (элекке Калата, Свердловск өлкәсе), Кирово-Чепецк, һ.б. Киров исемен шулай ук күп ширкәтләргә, уку йортларына, хәрби бүлекләргә дә кушылган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Сергей Киров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.