Сафаҗай

Сафаҗай
Нигезләнү датасы 1451
Сурәт
Дәүләт Сафаҗай Россия
Нәрсәнең башкаласы Красногорский сельсовет[d]
Административ-территориаль берәмлек Красногорский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 1987 (2020)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 102 метр
Почта индексы 607496
Җирле телефон коды 83192

Сафаҗай (рус. Красная Горка) – Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районындагы авыл. Мәдәнә елгасы буенда урнашкан. Бүгенге көндә Сафаҗай авылында 1100 йорт булып, авылда яшәүчеләрнеке – 740, 2 300 кеше яши. Йортларның икейөзләбе “мәскәүчеләрнеке” булып санала.

Дини тормыш

Авылда биш мәчет эшләп килә. Шушы мәчетләрнең барысында диярлек яшь имам-хатыйблар хезмәт куя. Алар тырышлыгы белән Сафаҗайда ел дәвамында мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә дини укулар оештырылган. Моннан тыш, җәй айларында шәһәрдән ялга кайткан яшьләр өчен дә дини укулар – җәйләүләр уза.

Авылда үзгәртеп кору чорында, 1988 елда беренче мәчет ачыла. Шул ук елны мәчет каршында дини укулар да башлана.

Мәгариф

Авылда 1968 елдан бирле урта мәктәп эшли. Мәктәп бинасы 1975 елда ачыла. Бу бина 640 урынга исәпләнгән. 2011 елда мәктәптә 256 бала укый. 27 бала унберенче сыйныф тәмамлый. 32 бала тугызынчы сыйныфны бетерә.

Танылган шәхесләр

Хронологик белешмә

Сафаҗай 
Һәлак ителгән татар дин әһелләренә һәйкәл

Икътисади хәл

Балалар барысы бергә–426, пенсиәгә чаклылар саны–830, пенсионерлар – 800, колхозда эшләүчеләре–230, фермер хуҗалыклары–9, аларда эшләүчеләр саны 80–90 кеше. Эшсезләр арасында күбрәк хатын–кызлар, ирләр–900, хатын–кызлар–1400. Менә нинди саннар, авыл димәссең. Авылда терлек күп, 365 баш сыер, үгезләр, бозаулар–670 баш, 6 көтүләре. Колхозда–1600 баш эре мөгезле терлек, 8–көтү, җирләре–4500 гектар, атлар, 20–30, җирләр пайларга бүленгән, пайга чыккан–2,5 гектар җир.

Чәчүлек җирләре – 4692 гектар, көтүлек – 815 га, уңыш уртача гектардан 30 центнер. 14–шәхси кибет (магазин), 4–кибет райпоныкы, 1 зур магазин–анда 3 кеше эшли, бу авылда 19 кибет. КБО (комбинат бытового обслуживание) бар, анда юләү цехы, парикмахерская эшли. Колхозлары ача тагы бер юләү цехы эш киемнәре (рабочая одежда) юләү буенча. Авыл тулаем газлаштырылган, йортлар, магазиннар, мәчетләр, бала бакчасы, мәктәп, фельдшерский пункт, элемтә бүлеге (почта), клуб, бөтенесенә газ кертелгән. Клубта спорт буенча 1 штат булдырылган, спорт заллары инвентарьлар белән җиһазлаштырылган, көрәш өчен матлар коверлары белән.

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 GEOnet Names Server — 2018.
  • https://web.archive.org/web/20200822004543/https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/CcG8qBhP/mun_obr2020.rar
  • Сафаҗай авылында Шәкертләр бәйрәме
  • Сафаҗайда өмет бар
  • История татарской деревни Сафаджай – Красная Горка в XV-XX веках / С.Б. Сенюткин , О.Н Сенюткина
  • М. Миначев. Авылларга барган идем. Сабацай–Сафаҗәй, archived from the original on 2012-06-08, retrieved 2012-05-08 
  • Tags:

    Сафаҗай Дини тормышСафаҗай МәгарифСафаҗай Танылган шәхесләрСафаҗай Хронологик белешмәСафаҗай Икътисади хәлСафаҗай ИскәрмәләрСафаҗай

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Намибия ишарә телеФәрит СәйфелмөлековXXVII гасыр (б. э. к.)Google2004 елФәлсәфәЖасмин (җырчы)Россия ФедерациясеMansur AbbasОскар премиясе14 сентябрьРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)Юг телеВакыт (газета)Илдар ӘхмәтовEva ElfieРимХаҗОксфорд университетыНурбәк Батулла808 ел (б. э. к.)Резедә СәләховаНАТОГабделфәт СафинАльберт МулдашевСогуд ГарәбстаныТаһир ШәмсуаровДиварТөньяк МакедонияМаҗарстанКоръәнИтажаиНәҗип БәдретдиновЕвгений МоросниковЧамчавуш (Сусуз)ТелекоммуникацияРоссия империясе«Идел» журналыМаксим БатыревКамил ЗыятдиновПи саныХорватиядә исламТатарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәреМәрьям БикбулатоваКүкәйПедивильяноФоксборо (Массачусетс)Симпсоннар9 октябрьАламеда-де-ла-СаграМәскәүФорт-Ли (Нью-Джерси)Мэн утравыWikiЛайош КошутТриест(2884) ReddishXXVIII гасыр (б. э. к.)Валаам инвалидлар йортыКПҮИИнглиз теле25 гыйнварМөгезле эре терлекИрландияTatar isemnäreHöykür HilmarssonОлы көн бәйрәмеЦуямаЛуко-дей-МарсиШартнамәФилүс Каһиров🡆 More