Раман Дәүли (Дӓӱлей, рус. Роман Павлович Даулей, 2 сентябрь 1873(1873-09-02) — 5 апрель 1949(1949-04-05) (75 яшь)) — этнограф, праваслау миссионеры, илаһият нәмзәте (1905).
Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң Казан укытучылар семинариясендә һәм Үзәк керәшен-татар мәктәбендә рус теле укыта, бер үк вакытта (1903-1912) Изге Гүри борадәрлеге сәркәтибе. 1917-1926 елларда - Казандагы керәшен укыучылар семинариясе директоры (1920-1922 елларда Уфа чуаш педагогика техникумында эшләгән дигән мәгълүмат та бар). 1927 елдан Казан университетында, Шәрекъ пединститутында, Казан политехника институтында һәм урта уку йортларда рус теле укыта. 1933 елда кыска вакытка кулга алына; 6 ай үткәч акланып иреккә чыгарыла.
Раман Дәүли | |
---|---|
Туган | 2 сентябрь 1873 Шомырбаш, Шомыртбаш вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 5 апрель 1949 (75 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Казан укытучылар семинариясе бинасы, Казан |
Әлма-матер | Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе һәм Казан руханилар академиясе |
Гыйльми дәрәҗә: | илаһият кандидаты[d] (1905) |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Раман Дәүли, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.