Роман Головченко, Роман Александр улы Головченко (белар.
Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче дипломатик рангына ия (2018).
Роман Головченко | |
---|---|
Беларусия премьер-министры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2020 елның 4 июне | |
Аңа кадәр | Сергей Румас |
Дәүләт Хәрби-сәнәгать комитеты рәисе | |
Вазыйфада 2018–2020 | |
Туган | 10 август 1973 (50 яшь) Белоруссия ССР, Минск өлкәсе, Жодино |
Белем | Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты Беларусия Республикасы Президенты каршындагы идарә академиясе |
1973 елның 10 августында Белоруссия ССР (хәзерге Беларусия Республикасы) Минск өлкәсе Жодино шәһәрендә туган. 1996 елда «Халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын, 2003 елда «Икътисад һәм тышкы икътисадый эшчәнлек белән идарә итү» белгечлеге буенча Беларусия Республикасы Президенты каршындагы идарә академиясен тәмамлаган. Чит телләр (инглиз, гарәп, алман, поляк) белә.
1997—2002 елларда — Беларусия Республикасы Куркынычсызлык Шурасы Дәүләт секретариатының баш белгече булып эшли.
2002 елдан 2005 елга кадәр — Беларусия Республикасы Генераль прокуратурасының бүлек башлыгы урынбасары.
2005—2006 елларда — Беларусия Президенты Александр Лукашенко администрациясе тышкы сәясәт идарәсенең баш киңәшчесе була.
2006 елдан 2009 елга кадәр — Халыкара иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек бүлегенең баш киңәшчесе, Беларусия Республикасы Куркынычсызлык Шурасы Дәүләт секретариатының Халыкара куркынычсызлык идарәсе баш киңәшчесе вазыйфасын башкара.
2009 елның июль-декабрь айларында — Польшада Беларусия илчелегенең киңәшче-илчесе булып эшли.
2009-2013 елларда — Беларусиянең дәүләт Хәрби-сәнәгать комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшли.
2013 елның апреленнән 2018 елның августына кадәр — Беларусиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, шулай ук Катар, Күвәйт һәм Согуд Гарәбстанында Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе була.
2018 елның 18 августыннан 2020 елның 4 июненә кадәр — Беларусиянең дәүләт Хәрби-сәнәгать комитеты рәисе.
2020 елның 4 июнендә Беларусия Президенты Александр Лукашенко Роман Александр улы Головченконы илнең премьер-министры итеп билгели.
Өйләнгән. Улы һәм ике кызы бар.
Элгәре: Сергей Румас 2018—2020 | Беларусия премьер-министры 2020—2020 | Аннары: ' |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Роман Головченко, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.