Рифкать Миңнеханов, Рифкать Нургали улы Миңнеханов, рус. Минниханов Рифкат Нургалиевич (1955 елның 1 июне, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы) — РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы (1997-2016), полиция полковнигы, техник фәннәр докторы (2000).
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023). һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты (2023). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы (2023 елдан).
Рифкать Миңнеханов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рифкать Нургали улы Миңнеханов |
Туган | 1 июнь 1955 (68 яшь) ТАССР Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан югары артиллерия командирлары училищесы |
Һөнәре | ЮХИДИ идарәсе башлыгы |
Эш бирүче | Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Балалар | ике улы |
Ата-ана | |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче чечен сугышы |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
1955 елның 1 июнендә ТАССР Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. «инженер-электрик» белгечлеге буенча Казан югары хәрби-инженерлык укуханәсен тәмамлаган (1977). 1977-1982 елларда Алманиядә хәрби хезмәт үткән. Адъюнктура тәмамлый, кандидатлык (1989), «Махсус билгеләнгән мәгълүмат системаларын төзегәндә һәм кулланганда ачык системалар технологияләрен куллану» (рус. Использование технологий открытых систем при создании и эксплуатации распределенных информационных систем специального назначения) темасына докторлык (2000) диссертацияләре яклый.
Хатыны, ике улы.
Элгәре: Мәгъсүм Сәлахов 2014―2023 | Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты 2023—2024 | Аннары: ' |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рифкать Миңнеханов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.