Постмодернизм (фр. postmodernisme - «модернизмнан соң») үзенең элгәре — модернизм принципларын классик сәнгать тәҗрибәсе белән кушуны күздә тота.
Ләкин классик сәнгать принциплары (шул исәптән конкрет әсәрләр) ирония белән сугарылган булалар. Асылда аңа классик сәнгатьтән көлү, аны түбәнсетү һәм модернизмга буйсындыру хас.
Классик булмаган сәнгатьнең принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
— Реализмга каршы киң фронт ачу; аны модерн һәм постмодерн белән кысрыклап чыгару.
— Иске сәнгатьнең үлүе һәм яңа сәнгатьнең тууы глобаль мәйданда бара. Яңа сәнгать (антиреализм) яңача фикерләү нигезендә җиңеп чыгачак.
— Сәнгатьнең классик булмаган парадигмасы (тарихи үрнәк) сәнгатькярнең дөньяга карашын игътибарга алмый. Ул, электән килгән мимезистан баш тартып, объектив дөньяда булмаган эстетик реалистлар тудыру принцибын алга куя.
— Авангард, эстетик нормаларны һәм принципларны җимереп һәм сәнгатьнең яңа мөмкинлекләрен ачып, художество мәдәниятенә яңа сыйфатка күчү юлын күрсәтте.
— XX-XXI гасырлар сәнгатькяре чуар, парадоксаль дөнья иҗат итә, дөньяны гүзәл белән ямьсезнең җыелмасы рәвешендә күрә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Постмодернизм, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.