Печора яки Пичура (рус. Печора, коми Печӧра, нен.
Озынлыгы 1809 км, бассейнның мәйданы 322 мең км². Төньяк Урал тауларыннан башланып, Печора түбәнлеге буйлап ага. Баренц диңгезенең Печора култыгына коя. Кар, яңгыр сулары белән туена. Октябрь-ноябрьдә боз белән каплана, май аенда боздан арына.
География | |
---|---|
АТБ | Ненец автономияле округы, Коми Республикасы |
Ил | Россия |
Координатлар | 62°12'6.1"тн, 59°25'54.8"кнч, 68°18'27.0"тн, 54°25'0.1"кнч |
РДСР | 03050100112103000057306 |
Tarddiad | Урал таулары |
Нинди сулыкка коя | Печорское море |
Бассейн мәйданы | 322 000 км² |
Озынлык | 1809 километр |
Су чыгымы | 4100 м³/с |
Төп кушылдыклары — Уса, Лая, Шапкина, Щугор, Илыч (уң), Ижма, Кожва, Пижма, Силма, Сула (сул). Коелган урынында уртача су чыгымы 4100 м³/сек. Елга көймәләр йөреше Троицко-Печорскига кадәр, җәй һәм көз көне — Усть-Уньяга кадәр. Диңгез көймәләре Нарьян-Марга кадәр керә алалар. Балык тотыла. Бассейнында ташкүмер (Печора күмер бассейны), карамай (Ухта) һәм газ чыганаклары бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Печора, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.