Назыйм Ханзафаров (1937 елның 12 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч ― 2023 елның 31 декабре, РФ, ТР, Казан) — Татарстан Дәүләт гербы идеясе авторы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы.
Назыйм Ханзафаров | |
---|---|
Туган телдә исем | Назыйм Ханзафаров |
Туган | 12 сентябрь 1937 СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы , Олы Кайбыч |
Үлгән | 31 декабрь 2023 (86 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | Татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | әдәбият белгече, өлкәне өйрәнүче, һиральдис |
Эш бирүче | Тел, әдәбият һәм сәнгать институты |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы. |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Кайбыч районында туган, 1962 елда Яшел Үзәнгә күчеп килә. 1962-1971 елларда «Родина» мәдәният йорты үзешчән театрында эшли, параллель рәвештә КДУның филология факультетында укый, ул 1965 елда тәмамлый.
90 нчы еллар башында Казанга күчеп килә, ТР Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
2010-2012 елларда ул Яшел Үзән шәһәренең һәм районының баш архитекторы була.
Аның тарихы, драматургиясе, комедиясе, татар сәнгате эшлеклеләренең иҗаты буенча хезмәтләре дөнья күрде.
2023 елның 31 декабрендә Казанда вафат. Туган авылы Олы Кайбычта җирләнгән.
Гербның нинди булачагы турында үз фикерен җиткерер алдыннан Назыйм Ханзафаров болгар һәм татарлар мифологиясен тирәнтен өйрәнә. Ул борынгы заманнарда яшәгән җирле халыкта канатлы барсның уңдырышлылык символы, алар яшәгән территорияне саклаучы булып саналуын ачыклаган. Баштарак Татарстанның төп символы итеп Казан губернасы гербындагы Зилант еланын кире кайтаруны тәкъдим итүчеләр дә була. Әмма бу фикер белән күпләр ризалашмый. 1991 ел ахырында Назыйм Ханзафаровка гербның үз вариантын тәкъдим иткән Татарстанның танылган рәссамы Риф Фәхретдинов мөрәҗәгать итә. Татарстан Республикасының Югары Советы 1992 елның февралендә канатлы барс төшерелгән Татарстан гербын раслый.
Тататрстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Назыйм Ханзафаров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.