Мускул Системасы

Терәк-хәрәкәт аппаратының иң актив өлеше — мускуллар тукымасы.

Аларны ике төргә — аркылы-буйлы һәм шома мускулларга аералар.

Мускул системасы
Сурәт
Мускул Системасы Мускул системасы Викиҗыентыкта

Безнең барлык хәрәкәтләребез өчен беренче типтагы мускуллар җаваплы. Шома мускуллар эчке органнарның стенкаларын (артерияләр, веналар, ашказаны-эчәк тракты һ.б.) каплап торалар. Бу мускуллар кеше бое­ рыкларына буйсынмыйча, үзирекле кыскара. Хәтта чәч суганчасының да бик кечкенә мускулы бар. Мөгаен, халык арасында «чәчләр үрә торды» дигән әйтем булу очраклы түгелдер. Мускул тукымаларының үзенчәлекле тагын бер төре — миокард. Аннан йөрәк мускулы ясалган.

Кеше организмында аркылы-буйлы мускуллар 600 гә якын. Хатын-кыз гәүдәсенең 28-35 % ы бу мускуллардан тора, ә ирләрнеке — 40-45 % ка кадәр. Яңа туган балаларның мускул тукымасы 20 % кына тәшкил итә.

Мускулларның кыскара һәм йомшарып озыная торган үзенә бертөрле үзенчәлеге бар. Мидән нервлар буенча боерык алгач, мускуллар кыскара, ә аннары үз хәленә кайта. Мускулларның баш-башлары күбесенчә скелетның төрле сөякләренә береккән була. Шуңа күрә дә мускуллар кыскарган вакытта алар береккән сөякләрнең торышы үзгәрә—хәрәкәт барлыкка килә. Шулай итеп мускуллар ярдәмендә аяк, кул, бармаклар бөгелә яисә турая.

Бер генә адым атлау өчен дә ике дистәдән дә ким булмаган мускулларның эшләве кирәк. Гадәттә мускулларның берәүләре кыскарганда, икенчеләре йомшарырга тиеш. Мәсәлән, башны сулга бора торган мускуллар кыскарганда, аны уңга бора торган мускуллар йомшарырга тиеш. Болар барысы да билгеле бер тәртиптә эшләнә. Бәхеткә каршы, организмның барлык гадәти хәрәкәтләре, уйлап тормыйча, үзеннән-үзе ясала торган итеп төзелгән.

Кеше үзен чагыштыргысыз катлаулы хәрәкәтләрне автомат рәвештә башкарырга күнектерергә мөмкин. Моны музыкантлар, цирк артистлары, машина йөртүчеләр мисалында күрергә була.

Мускуллар 45-50 яшьләргә кадәр бер дәрәҗәдәрәк калып, 30 яшь тирәсендә максимум көчкә ия булалар. Бу вакытта аларның аркылы кисем мәйданы иң зур күләмдә була һәм кан белән бик яхшы тәэмин ителә, шулай > ук нерв аппараты да шул чакта яхшы үсеш ала. Аннан мускуллар көч­ сезләнә башлый, бигрәк тә бу 70 яшьтән соң сизелә. Бу сәбәптән күп кенә картларның корсагы асылынып төшә, аркалары бөкрәеп чыга. Кешеләргә хәрәкәт шатлыгы китерә торган механизм ышынычлы һәм нык система, - әмма шулай булса да ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ. Физик активлык, дөрес туклану, сәламәт тормыш рәвеше — терәк-хәрәкәт аппараты озак хезмәт итсен һәм яхшы эшләсен өчен төп нигез.

Шунысын да искәртергә кирәк: физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү кешеләргә җитез, көчле, чыдам булырга да ярдәм итә.

Искәрмәләр

Tags:

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Татар-информМарат ӘмирхановӘлмәт татар драма театрыЮгары Ослан авыл җирлегеОмскХәдисГармунУрыссу (станция)Исем (сүз төркеме)СимнанӘфганстанЮгары ОсланXXVIII гасыр (б. э. к.)Ришат ТөхвәтуллинМонголия1978 елның 31 августы вакыйгасыТатарлыкТатар халык уеннарыРөстәм МингалимНәбирә ГыйматдиноваТелекоммуникацияТехнологияМикки МаусӘллүки (җыр)АлюминийМарсель ГалиевӘлдермештән Әлмәндәр (спектакль)ТазкараларЧәкчәкМәсгут ИмашевТатар телеВведенский БистәсеСалават районы татар авылларыРөстәм АсаевСибгат ХәкимАйгөл ӘхмәтгалиеваБөекбританияЛуиза Батыр-БолгариУрицкий исемендәге мәдәният сараеЯпонияБраганса (Португалия)Искәндәр Насыйровİlon MaskМулланур ВахитовФилиппинСу анасы (уен)Сөембикә манарасыТемпераментИлмирә ЗариповаАзамат Айталиев24 октябрьЧулманМөхәммәт МирзаҖеймс ФранкЯңа Тормыш (Дәүләкән районы)Ильмира НәгыймоваOrfeyТатар ВикипедиясеWikiГабдулла Тукай биографиясеӘдәби марафонСанлы объект таныклыгы🡆 More