«Моабит дәфтәре» (Moabit dəftəre, рус. Моаби́тская тетра́дь) — татар шагыйре Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә (Викимәгълүмат, Викиҗыентык) тоткынлыкта язылган шигырьләр циклы.
Дәфтәр ике блокнотта теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. Дәфтәрләр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесе яңалиф белән язылган, аның тышына карандаш белән алманча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге”, дип язылган. Икенче блокнот гарәп графикасы белән язылган.
Аерым бер биттә, Җәлил белән төрмәдә көрәштәшләре исемлеге дә күренә. Исемлектәге 12 кешене җәлилчеләр дип атау гадәткә кергән.
Беренче дәфтәрдә - 50 шигырь, ә икенчесендә 62 шигырь һәм 2 өзек тупланган. 20се ике дәфтәрдә дә кабатлана. Аларның барысы да татар телендә язылган.
Әлеге дәфтәрләр тоткынлыктан котылучы Нигъмәт Терегулов һәм Бельгия патриоты Андре Тиммерманс тарафыннан сакланып калган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Моабит дәфтәре, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.