Михаил Леонтьевич Миль (1909 елның 9 (22) ноябре, Иркутск, Россия империясе — 1970 елның 31 гыйнвары, Мәскәү, ССРБ) — совет боралак конструкторы һәм галим, техник фәннәр докторы (1945), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966), Ленин премиясе (1958) һәм ССРБ дәүләт премиясе (1968) лауреаты.
Михаил Миль | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Михаил Леонтьевич Миль |
Туган | 9 (22) ноябрь 1909 Иркутск, Россия империясе |
Үлгән | 31 гыйнвар 1970 (60 яшь) Мәскәү, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Юдинское кладбище[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Көньяк Русия дәүләт техника университеты[d] һәм Тум политехника университеты[d] |
Һөнәре | Q10497074?, инженер |
Эш бирүче | Московский вертолётный завод имени М. Л. Миля[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] (1945) |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Михаил Миль 1909 елның 9 (22) ноябрендә Иркутскта туа. Әтисе, Леонтий Самойлович Миль, тимер юл хезмәткәре булган, әнисе, Мария Ефимовна — стоматолог.
ЦАГИда бик аз хезмәт хакы алып, редактор һәм алман теле укытучысы булып эшли.
1925 елда Себер технология институтына укырга керә. Планер студентлар секциясендә ул җиңел бер урынлы планёр төзи һәм анарда үзенең беренче очышын ясый. Әмма икенче курста укыганда студентны «пролетар булмаган килеп чыгышы» өчен институттан чыгаралар. Новосибирскта бер ел күн лабораториясендә эшләп, Новочеркассктагы Дон политехника институтының механика факультетының 3 нче курсына укырга керә.
Институтны тәмамлагач, 1931 елда Таганрог авиазаводына җибәрелә. Әмма, Николай Камов тәкъдимен алгач, комиссияне, Үзәк аэрогидродинамика институтында (ЦАГИ) автожирлар белән шөгыльләнеп, дәүләткә күбрәк файда китерәчәгенә ышандыра ала. А-7, А-12 һәм А-15 автожирларын эшләүдә катнаша. Бер елдан соң ЦАГАның махсус конструкцияләр бүлегенең аэродинамика бригадасы башлыгы була. Бу чорда Мильнең «Техника воздушного флота» журналында «О разбеге автожира» дигән беренче фәнни басмасы чыга.
1932—1936 елларда ЦАГИның махсус конструкцияләре бүлегенең аэродинамика һәм эксперименталь исәп-хисаплар бригадасын җитәкли.
1936—1939 елларда канатлы боралак аппаратлар буенча тәҗрибә конструкторлык бюросында инженер булып эшли.
1939 елның 21 мартында автожирлар җитештерү буенча завод төзү турында карар кабул ителә, анда Миль директор Николай Камов урынбасары итеп билгеләнә.
Бөек Ватан сугышы елларында, 1941—1943 елларда, Миль Белембай бистәсендә эвакуациядә эшли.
1943 елда Миль «Критерии управляемости и маневренности самолёта» темасына кандидатлык диссертациясен яклый; 1945 елда — докторлык диссертациясен: «Динамика ротора с шарнирным креплением лопастей и её приложение к задачам устойчивости и управляемости автожира и геликоптера».
1947 елның декабрендә 383 нче завод базасында конструкторлык бюросы төзелә. Аның башлыгы итеп Миль билгеләнә. ТКБда төзелгән беренче ГМ-1 (Геликоптер Миля-1) машинасы 1948 елның 20 сентябрендә Захарково аэродромында очучы-сынаучы Матвей Байкалов тарафыннан һавага күтәрелә.
1964 елда Миль тәҗрибә КБ генераль конструкторы була. Аның коллективы белән Ми-2, Ми-4, Ми-6, Ми-8, Ми-10, Ми-12, Ми-24 һ. б. боралаклар булдырыла.
Михаил Миль 1970 елның 31 гыйнварында инсульттан вафат була. Мәскәү өлкәсендәге Юдин зиратында җирләнгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Михаил Миль, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.