1932 елда оештырылган. Махсус урта белемле укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү, белем күтәрү, өстәмә белем бирү буенча махсуслашкан.
Көллият бинасы Тарих
Минзәлә педагогия училищесы (хәзерге статусы — көллият ) — Татарстанның өлкән уку йортларыннан берсе. 1932 елның 1 сентябрендә ТАССР халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан башлангыч сыйныфларда укытучылар әзерләү максатында оештырылган.
Бөек Ватан сугышы еллары Бөек Ватан сугышы елларында укуханә үз бинасыннан күчерелә. Бинага эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша.
Үзгәртүләр 1965 елда уку йортында икенче бүлек — мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре әзерләү бүлеге ачыла (1978 елда ябыла). 1971 елда өченче бүлек — хезмәт һәм сызым укытучылары әзерләүче бүлек ачыла. 1995 РФ мәгариф министрлыгы боерыгы белән Минзәлә педагогия училищесы Минзәлә педагогика көллияте итеп үзгәртелә. 2010 ТР министрлар кабинеты карары белән көллияткә Муса Җәлил исеме бирелә. Белгечлекләр Бинасы М. Җәлилгә ядегәрлек тактаташ. 1985 Уку йортының бинасы 1914 елда реальное училище бинасы буларак төзелгән. 1941 елда вакытлыча Минзәләгә эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша. 1985 елда Муса Җәлил истәлегенә багышлап, көллият диварына ядегәрлек тактаташ урнаштырыла. Укытучылар
Укуханәдә РСФСР һәм ТАССР атказанган укытучылары Тальдаева Н.И., Садовникова Н.М., Таймасов М.Г., Федорова Д.Т., Котляревская Н.С., Гобәйдуллина С.Г. укыта.
Директорлар
2015 елга кадәр — Миннегөл Мифтахова, филология фәннәре кандидаты, РФ (2011 ) һәм ТР (1997 ) атказанган укытучысы. 2015 елдан — Вера Муринова, в. б. 2016 елдан — Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов. Көллияттә укыганнар
70 еллык тарихы эчендә уку йорты 10 меңнән артык белгеч әзерли.
Леонид Шәйсолтан улы Арсланов — филология фәннәре докторы (Алабуга ). Илдар Галәви улы Галәветдинов — физика-математика фәннәре кандидаты (Казан ). Васил Габдулла улы Гайфуллин — педагогика фәннәре докторы, министр, ректор (Казан ). Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин — филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче (Казан ). Владимир Иван улы Иванов — тарих фәннәре докторы, министр (Казан ). Наиб Хәбибназар улы Лаисов — филология фәннәре кандидаты, ректор (Алабуга). Юныс Әминов — драматург. Рәшит Гәрәй — шагыйрь. Гөлшат Зәйнашева — шагыйрә. Мәдинә Маликова — язучы. Газиз Мөхәммәтшин — язучы. Эльмира Шәрифуллина — шагыйрә. Вәсимә Хәйруллина — шагыйрә. Асаф Вәлиев — җырчы. Резеда Шәрәфиева — җырчы. Тәкый Зәкиев — ТРның атказанган укытучысы. Диктат Гали улы Галиев — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты хезмәткәре(Казан ). Дания Әбүзәр кызы Сәлимова (Салихова) — филология фәннәре докторы (2001 )(Алабуга ). Рамилә Зөфәр кызы Әбүярова — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы ), проректор, педагогика фәннәре кандидаты. Илшат Миргалим улы Хәмитов — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы ), проректор, педагогика фәннәре кандидаты. Роза Зәки кызы Сәрвәрова — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы ), филология фәннәре кандидаты. Альбина Гыйззәтулла кызы Вәлиева (Хәйруллина) – филология фәннәре кандидаты, «Мәгариф» журналы бүлек мөдире. Рафис Гаян улы Шакиров — физика-математика фәннәре кандидаты (Яр Чаллы ). Рауза Рифкать кызы Солтанова — сәнгать фәннәре кандидаты, ТР ФА өкән фәнни хезмәткәре. Ленар Гыймазетдин улы Әхмәтов — педагогика фәннәре кандидаты, проректор (Алабуга ). Надежда Егор кызы Костылева — педагогика фәннәре кандидаты. Маргарита Денис кызы Панарина — педагогика фәннәре кандидаты (Минзәлә ). Фрил Мирзанур улы Әхмәтов — I һәм II чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты. Фаил Ибраһимов — театр эшлеклесе. М. Җәлил музее
Көллият эчендә М. Җәлил бюсты Экскурсияләр һәм дәресләр Сылтамалар
Искәрмәләр
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Минзәлә педагогика көллияте , which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0") ; additional terms may apply (view authors ). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses. ®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.