Микроэкономика (микроикътисад, бор. грек. μικρός бор. грек. μικρός — кечкенә; οἶκος — йорт; νόμος — закон) — икътисади теориянең җитештерү, бүлү, кулланучылар һәм алмашу эшчәнлеге барышында аерым икътисади агентларның тәртибен өйрәнә торган бүлек.
Микроэкономика | |
Өйрәнелгән тармак | Закон спроса и предложения[d], Теория потребления[d], Экономические издержки[d], Структура рынка[d], Фиаско рынка[d] һәм Общее равновесие[d] |
---|---|
Нинди вики-проектка керә | Rethinking Economics[d] |
Моның каршысы | макроэкономика[d] |
Микроэкономика Викиҗыентыкта |
Микроэкономика ничек һәм ни өчен икътисади карарларның индивидуаль дәрәҗәдә кабул ителүен өйрәнә: кулланучылар товарлар һәм хезмәтләр бәяләренә, шулай ук керемнәр дәрәҗәсенә карап сатып алу карарларын ничек кабул итәләр; фирмалар технология дәрәҗәсен, шулай ук керемнәр, әзер товарлар һәм хезмәтләр бәяләрен исәпкә алып җитештерүне планлаштыралар; эшчеләр кайда һәм күпме эшләргә кирәклеген хәл итәләр, индивидуаль карарлар бәя дәрәҗәсен билгеләүче гомуми базар тигезлеген булдыралар һ.б. г.
Микроэкономика — икътисад фәненең хуҗалык итүче аерым субъектлар (кулланучылар, хезмәткәрләр, фирмалар) арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрне, аларның эшчәнлеген һәм милли икътисадка йогынтысын өйрәнүче өлеше. Ул икътисади эшчәнлекнең аерым катнашучылары юлыга торган сайлап алу проблемасын өйрәнә. Мәсәлән, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында кулланучылар һәм җитештерүчеләрнең үзара йогынтысын, хезмәт базарында эшмәкәрлекнең һәм ялланучы хезмәткәрләр мөнәсәбәтләрен һ.б. Шул ук вакытта микроэкономика аерым базарларның һәм тармакларның ничек эшләвен дә өйрәнә. Ул аерым товарларга бәяләр ничек урнашуын, яңа предприятиеләр төзүгә, сәнәгать тармакларын үстерүгә нинди акчалар һәм ни өчен җибәрелүен, тармаклар һәм базарлар эшчәнлегенә дәүләт сәясәте ничек йогынты ясавын аңлата.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Микроэкономика, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.