Мидхәт Әбделмәнов

Мидхәт Әбделмәнов (1942―2024) — шагыйрь, Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы, композитор, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, күп җырлар авторы.

Мидхәт Әбделмәнов
Мидхәт Әбделмәнов
Туган телдә исем Мидхәт Мәҗит улы Әбделмәнов
Туган 28 март 1942(1942-03-28)
СССР, РСФСР, БАССР, Благовар районы, Яңыш авылы
Үлгән 21 март 2024(2024-03-21) (81 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Мидхәт Әбделмәнов/Мидхәт Әбделмәнов ССРБ, соңрак Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре БР атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

Авылдан чыгып китеп Сибай төзелеш училищесында төзүче һөнәрен ала. Урал аръягында, Чиләбедә, Троицкида, аннан соң Башкортстанның төрле районнарында йөзләрчә төзелештә эшли. Гади төзүчедән төзелеш мастеры, прораб, югары җитәкче вазыйфаларына кадәр күтәрелә.

Әдәбиятка булган мәхәббәте аны читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алуга да этәрә.

Беренче шигыре гәзиттә 1967 елда басыла. Күпләп шигырьләр һәм аларга көйләр язуга Мидхәт Әбделмәнов лаеклы ялга чыккач керешә. Хәзерге көндә талант иясенең берничә шигъри җыентыгы һәм җырларыннан торган альбомнары дөнья күргән.

Мидхәт Әбделмәнов туган ягы Благовар районы Яңыш авылына төрлечә ярдәм итеп тора. Иң зур казанышы – туган авылында мәчет төзетеп куюы. Бу саваплы эштә аңа улы Рөстәм һәм авылдашлары ярдәм итә. Мидхәт әфәнде Аллаһ йортын әтисе Мәҗит ага һәм әнисе Газимә апа хөрмәтенә багышлап салдырган.

2024 елның 21 мартында Уфада вафат. Туган ягы ― Благовар районы Яңыш авылында җирләнә.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Tags:

Башкортстан Республикасы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ИндонезияДиварИлсөя Бәдретдинова1838 елӘлфәт ЗакирҗановДәүләкән (станция)Утыр, утыр, МәликәОлы СөлчәSigva1000 (мәгънәләр)«Казан» милли-мәдәни үзәгеКырым РеспубликасыРадик ШәрәфиевМарсель ГалиевМәрьям АрслановаАйоваМарат БәшировӘзһәр ШакировИлдар КыямовӘмирхан ЕникиМөхәммәт Йосыф (1954)Эстония гражданнары булмаганнарМиңнекәевЖасмин (җырчы)ВергилийТатар халкының милли бәйрәмнәре2010 елВикипедияТатмедиаЭчкен31 декабрьГарәп телеИдел2019 елКәбисә елРобагыйKnarik VardanänХуннуФирзәр МортазинГөлнара ГатинаТапшырылмаган хатлар (мәгънәләр)Джонни ДеппБагамаларMia XälifäГерманияАгния БартоЗөлфәт ЗиннуровКаюм НасыйриМарат ЯруллинЧуенчы1529 ел8 ноябрьРунди (теле)Норлат районыРинат Вәлиев (1995)Пьер ЭдельАльберт Нурмиев (1973)Шиңгәккүл (станция)Мария ДомбровскаяРөстәм Вәлиев (1961)Ак чәчәкләр (әсәр)Казан-Бөгелмә тимер юлы1897 елЛихтенштейн23 июньВикиханәГабдулла Тукай2018 елСаҗидә Сөләйманова🡆 More