Марс Константинович Михайлов ( 1938 елның 17 июне, Татарстан АССР, ССРБ ) — медицина фәннәре докторы, профессор.
Казан дәүләт медицина академиясе ректоры (1980—2007). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (1991 елдан).
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | СССР Россия |
Туу датасы | 17 июнь 1938 (85 яшь) |
Туу урыны | Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Казан дәүләт медицина академиясе |
Гыйльми дәрәҗә | профессор |
Академик дәрәҗә | фәннәр докторы[d] |
Бүләкләр | |
Марс Михайлов Викиҗыентыкта |
Марс Михайлов 1938 елның 17 июнендә Татарстан АССРда авыл укытучысы гаиләсендә туа. 1962 елда В. И. Ленин исемендәге табибларны камилләштерү өчен дәүләт институтын (хәзер — Казан дәүләт медицина академиясе) тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң, 1964 елга кадәр Зәй район хастаханәсендә хирург булып эшли. 1970 елда табибларны камилләштерү өчен институтның рентгенология кафедрасы аспирантурасын вакытыннан алда тәмамлый. Шул ук елны медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
1970 елдан 1980 елга кадәр В. И. Ленин исемендәге табибларны камилләштерү өчен дәүләт институтының рентгенология, нур диагностикасы кафедралары мөдире, ассистент, профессор.
1978 елда медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1980 елда Казан дәүләт медицина академиясе ректоры итеп сайлана. 1982 елдан нур диагностикасы кафедрасы мөдире. 1991 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы. 1990—1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советында сәламәтлек саклау комиссиясен җитәкли.
1988 елда Марс Михайловка «ТАССРның атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә, ә 1995 елда — «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә.
Марс Михайлов 400 дән артык фәнни эш, шул исәптән 35 монография авторы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Марс Михайлов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.