Мария Килдебәкова, Мария Семён кызы Килдебәкова (Мария Семёновна Кильдибекова, кыз фамилиясе Карача, укр. Марія Семенівна Карача, 1932 елның 20 июле, СССР, Украина ССР, Одесса өлкәсе, Одесса – 2017 елның 4 августы, РФ, ТР, Казан) ― рәссам, декоратив-гамәли сәнгать эшлеклесе, гобелен ясау остасы.
1984 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2011).
Мария Килдебәкова | |
---|---|
Туган телдә исем | укр. Марія Семенівна Карача |
Туган | 20 июль 1932 СССР, Украина ССР, Одесса өлкәсе, Одесса |
Үлгән | 4 август 2017 (85 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | украин |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Львовский государственный колледж декоративно-прикладного искусства[d] |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Рөстәм Килдебәков, рәссам, Тукай премиясе (2011) |
Балалар | кызы Диана |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Кайбер гобеленнары фотосурәте. |
1932 елның 20 июлендә Одессада туган. Милләте буенча ― украин, грек һәм болгар тамырлары булган гаиләдән.
1951 елда ул Львов гамәли сәнгать училищесына укырга кергән (Карл Йосифович Звиринский һәм Владимир Ильич Черкасовларда укыган). Училищены 1956 елда «нәфис текстиль» белгечлеге буенча тәмамлаган, диплом эше сыйфатында «Украинские узоры» (Украина бизәкләре) гобеленын ясаган. Шунда, Львовта, Львов дәүләт декоратив-гамәли сәнгать институтының икенче курс студенты, Казаннан килгән Рөстәм Килдебәков белән таныша, аңа кияүгә чыга һәм кызлары Диана туа. 1960 елда, ире институтны тәмамлаганнан соң, гаиләсе белән Казанга күчеп килә.
Берникадәр вакыт Казанда урта мәктәптә укыта. 1974 елда Татар Сәнгать фонды каршында гобелен иҗат остаханәсен һәм декоратив-гамәли сәнгать секциясен оештыруның инициаторы һәм җитәкчесе була, әлеге секциягә ире Р. Ә. Килдебәковтан тыш, А. Н. Егоров, Г. Н. Маликова, шулай ук башка осталар керә. 1984 елда СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы була. 1980 елдан Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы итеп сайлана, аннары Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан Республикасындагы бүлеге әгъзасы була.
1966 елдан башлап, республика, зона һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә узган декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләрендә даими катнашып килә. Беренче шәхси күргәзмәсе 1982 елда оештырылган. Әсәрләре Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Милли музее, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең милли мәдәният музее, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее тупланмаларында саклана.
2017 елның 4 августында Казанда озак авырудан соң вафат була. Хушлашу Арча зираты храмы янында уза, «Салмачы» рус зиратында җирләнә.
Танылган һәм әйдәп баручы гобелен ясау остасы буларак билгеле, баштарак Татарстанның бу өлкәдә профессиональ белеме булган бердәнбер рәссамы була. Гобелен өлкәсендәге иҗаты үсешенә сәнгатьнең төрле төрләрендә оригиналь образлы чишелешләр эзләүче ире Р. Ә. Килдебәков тәэсирле йогынты ясый. Иренең эскизлары буенча ясалган гобеленнары Р. Ә. Килдебәковның сынлы сәнгать әсәрләре белән тематик һәм стилистик яктан аваздаш була, чөнки әлеге эшләр татар халкының тормышы, тарихы, фольклоры сюжетларына, милли бәйрәмнәргә, әкиятләргә, йолаларга багышланган. Озак еллар дәвамында Татарстанда гобелен сәнгате М. С. Килдебәкованың энтузиазмында гына яшәп килә, чөнки рәссам Казанга күчеп килгәнче, гобелен сәнгате төбәкнең сәнгать традицияләрендә булмаган яисә үзеннән соң сакланып калган үрнәкләрне калдырмыйча юкка чыккан.
Ул, нигездә, туку станокларнын камилләштереп, катлаулы һәм күп хезмәт таләп итә торган техникада – кулдан йон келәм туку техникасында эшли. Гобеленнары җентекләп башкарылган булу, композициянең камиллеге, колорит гармониясе белән аерылып тора, аларны җанлы фантазия һәм материалның декоратив сыйфатларын ачыклауда катгый таләп булу берләштереп тора. Тематик һәм орнаменталь гобелен жанрында эшләп, рәссам төрле сюжетларга кыю мөрәҗәгать итә, үз әсәрләрендә татар темаларын һәм образларын, стилизацияләнгән милли орнаментны, халык типажларын һәм костюмнарын, кеше фигураларын һәм пейзаж элементларын, совет эмблематикасын чагылдыра. Татарстанда гобелен сәнгатен башлап җибәрүче буларак, М. С. Килдебәкова татар сәнгате өчен беренче сюжетлы гобелен – «Музыкантлар» (1964) авторы булып тора. Ире Р. Ә. Килдебәков белән кулдан туку һөнәрен торгызу, бу һөнәрне үстерү, сәнгати фикерне ачыграк белдерү өчен техник алымнарны куллануны кертү юнәлешендә зур эш башкаралар.
Төп әсәрләре: «Сабантуй» (1969), «Алтынчәч» (1970), «Очыгыз, күгәрченнәр» (1971), «Гөлчәчәк» (1973), «Бакчада» (1974), «Кояшкай» (1975), «Татарстан» (1976, Казан көнкүреш йортының демонстрация залы өчен), «1918 ел» (1979), «Икар» (1970-еллар, чит ил белгечләре йорты өчен), «Яз» (1980), «Иртә» (1982), «Төнге күбәләкләр» (1982-1983), «Г. Тукай» һәм «Башлам» (1986, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен), «Балачак дөньясы» сериясе (1980- еллар, Казан курчак театры өчен), «Мисырга качу» (1990), «Икәү» (1995), «Өйдә» (1997), «Татар сөлгесе» (2000), «Саилче» (2000), «Инеш буенда» (2002) һ. б.
Татар театрының йөз еллыгына багышлап, беренче милли труппа сурәтләнгән «Сәйяр труппасы» (2007), шулай ук халык әкиятләре мотивлары буенча «Халык әкиятләре» («Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле») триптихы аеруча зур танылу алган. Килдебәковларның әсәрләре стиль чисталыгы белән аерылып тора, югары сәнгать осталыгы һәм халык традицияләре белән тирән бәйләнештә булу нәтиҗәсендә алар һәрвакыт таныла һәм уникаль булып кала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мария Килдебәкова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.