Марат Дәүкәев, Марат Фуат улы Дәүкәев, рус. Даукаев Марат Фуатович (1952 елның 12 сентябре, Уфа) — балет артисты, педагог, РСФСР атказанган артисты (1983).
М.И. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт премиясе лауреаты (1977). Пермь һәм Уфа опера һәм балет театрларында, Петербургның Мария театрында хезмәт иткән. 1997 елдан АКШта яши.
Морза нәселеннән.
Марат Дәүкәев | |
---|---|
Туган телдә исем | Марат Фуат улы Дәүкәев |
Туган | 12 сентябрь 1952 (71 яшь) БАССР Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия→ АКШ |
Һөнәре | балет артисты, педагог |
Бүләк һәм премияләре | РСФСР дәүләт премиясе (1977) |
1952 елның 12 сентябрендә Уфада туган. Ата-аналары чыгышлары белән Кушнаренко районы Казарма авылыннан. 1964-1969 елларда А.Я. Ваганова исемендәге Ленинград хореография укуханәсендә укый, ләкин ата-анасы авырып китү сәбәпле, укуын өзәргә мәҗбүр була. 1969-1970 елларда Уфада опера һәм балет театрында хезмәт итә. Пермь хореография укуханәсен (Ю.И. Плахт сыйныфы) тәмамлаган (1973).
Виртуоз техникага ия булган, лирик-драматик амплуа биючесе. Эчке темпераментны тышкы нәзакәтьлелек белән оста бәйли белә. Надежда Павлова, Алтынай Асылморатова, Любовь Кунакова, Маргарита Куллик һ.б. белән бии.
II халыкара балет биючеләре бәйгесендә (1973, Мәскәү) Гран-при яулаган Надежда Павлованың куларкадашы була
Беренче хатыны Ольга Ченчикова, Киров театры балеринасы. М. Дәүкәев белән аерылышкач, балет артисты Мәһәр Вәзиевка кияүгә чыга.
Сеңлесе Әлфира Дәүкәева-Фәсхетдинова, балерина, БР атказанган артисты. Сеңлесенең кызы Сабина Әнәс кызы, балерина.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Марат Дәүкәев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.