Любляна мәчете (словен.
Словения ислам җәмгыятенең, мәчет төзелешенә каршы көчләрне җиңеп, күп еллык тырышлыгы нәтиҗәсендә төзелгән мәчет.
Мәчет | |
Ил | Словения |
шәһәр | Любляна, Kurilniška 18 |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Бина төре | манаралы мәчет |
Нигезләүче | Катар |
Төп даталар: 2013 (төзелеш башланган) | |
Халәте | гамәлдә |
Словениянең 2 миллион халкының якынча 2,5% ын мөселманнар тәшкил итә. Тарафдарлары саны буенча ислам католицизмнан соң икенче дин саналса да, ил территориясендә бер генә мәчет тә булмый. Илдә бердәнбер кечкенә мәчетне 1916 елда Лог шәһәрчегендә Босния мөселманнары төзегән булган. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, мәчетне җимергәннәр .
Словениядә мөселманнар саны 1960 һәм 1970-елларда Югославиянең башка республикаларыннан күченгән эчке мигрантлар исәбенә кисәк арта.
Словения ислам җәмгыяте беренче тапкыр мәчет төзергә рөхсәтне 1969 елда сорый, әмма рөхсәт бирелми. 1990-елларда мәчет төзелеше мәсьәләсе яңадан күтәрелә. Әлеге тәкъдим ультрамилләтчел көчләрнең мәчет төзелешенә каршы берләшүенә китерә. 2003 ел ахырында Любляна шәһәр шурасы мәчет төзүне тыю турында муниципаль референдум үткәрергә омтылыш ясый. 2004 елның июлендә, «Референдум дини азчылыкның хокукларын кыса», дигән нәтиҗә белән илнең Конституция суды тарафыннан референдум уздыру омтылышы кире кагылган.
2004 елда 350 000 еврога 2 800 м2 мәйданлы җир участогы сатып алу планлаштырыла, ләкин 2008 ел ахырында төзелеш икенче урынга күчерелә. 2008 елның декабрендә мәчет төзелешенә каршы көчләр мәчетнең төзелеше проектында каралган биеклеге 40 метр булачак манарасын төзетмәү турында икенче референдум оештырырга омтыла. Любляна мэры Зоран Янкович референдум үткәрүгә кискен каршы булуына карамастан, илнең Конституция суды башлап йөрүчеләргә референдум өчен кирәкле имза җыюны тыймый. Илнең сәяси фиркаләре мәчет төзелешенә төрле карашта була: Словения либерель демократлары, Зарес фиркасе мәчет төзү яклы, Словения социаль демократлары, Словения пенсионерларының демократик фиркасе, Словения демократик фиркасе битараф булсалар, Словения милли фиркасе кискен каршы тора.
Төркия дин эшләре вакыфы (Diyanet) мәчет төзү өчен биш миллион евро торган җир участогы сатып алуда ярдәм күрсәткән.
2013 елның сентябрендә булачак комплекс урынында беренче нигез ташын салу тантанасы уза. Тантанада Словения премьер-министры Аленка Братушек, Катар хөкүмәте министры катнаша. Төзелеш ноябрь аенда башлана һәм өч елга якын дәвам итәр дип уйланыла. Ислам дини-мәдәни үзәге дизайны берничә тапкыр үзгәртелә, шул ук вакытта корылманың максималь күләме һәм манара биеклеге бәхәсләшү предметы булып кала. Төзелеш бәясе 12 миллион евро тәшкил итә. Әлеге сумманың 70% ын Катар әмиренең ислам фонды каплый.
Мәчетнең үз мәйданы 4 000 квадрат метр. Комплекска китапханә, сыйныф бүлмәләре (мәдрәсә), госеллханә, шулай ук кабинетлар һәм имам бүлмәләре керә. Мәчет гөмбәзенең биеклеге — 18 метр, манара биеклеге — 40 метр, гыйбадәт бүлмәсе түшәменең биеклеге — 11 метр. Үзәк җитәкчесе — мөфти Нәҗәд Грабус (Nedžad Grabus).
Мәчет берьюлы 2 000 кешене сыйдыра, ишегалдында өстәмә рәвештә 600 кешегә урын бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Любляна мәчете, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.