Кристен Җонстон (ингл. Kristen Johnston, 1967 елның 20 сентябре, АКШ, Колумбия округы, Вашингтон) — АКШ кино, театр актрисасы.
Ике мәртәбә «Эмми» премиясе лауреаты (1997, 1999).
Кристен Җонстон | |
Кристен Җонстон. 2008 | |
Туган исеме: | ингл. Kristen Johnston |
---|---|
Туган көне: | 20 сентябрь 1967 (56 яшь) |
Туу җире: | |
Гражданлыгы: | |
Һөнәр: | киноактриса |
Карьера: | 1985 – х. в. |
Бүләкләр: | |
IMDb: | |
kjosbigmouth.com |
1967 елның 20 сентябрендә АКШның Вашингтон шәһәрендә туган. Висконсин штаты Милуоки округы үзәге Милуоки шәһәрендә мәктәпне тәмамлагач, Нью-Йорк университетының Tisch School of the Arts мәктәбендә драматик сәнгать белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсе ала.
Актерлык карьерасы Нью-Йорктагы офф-бродвей театрларында башлана. 1994, 2007, 2011 елларда мәшһүр театр премиясе булган Drama Desk Award премиясенә тәкъдим ителә.
1996 елда Бони Тернер иҗат иткән «Third Rock from the Sun» (тат. Кояштан соң өченче планета, 1996—2001) телесериалында төп рольне — лейтенант Салли Соломон ролендә уйнарга чакыралар. Уңышлы башкарган әлеге роль өчен «Комедия телесериалында икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә ике мәртәбә «Эмми» премиясенә лаек була, «Алтын глобус» һәм АКШ киноактерлар гильдиясе премиясенә тәкъдим ителә.
АКШ телепродюсеры Даррен Бэннет Стар иҗат иткән «Sex and the City» (тат. Зур шәһәрдәге секс, 2004) телесериалында уйнаган Лекси Фитхерстон роле, АКШ кинорежиссеры Майкл Крайтон иҗат иткән «Emergency Room» (тат. Ашыгыч ярдәм, 2005) картинасында башкарган табибә Ева Пейтон роле дөньякүләм танылу китерә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кристен Җонстон, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.