Константин Иванов — чуаш мәгърифәтчесе, чуаш әдәби теленә нигез салган, чуаш әлифбасын төзешкән шагыйрь.
Константин Иванов | |
---|---|
Туу датасы: | 27 май 1890 |
Туу урыны: | Бәләбәй өязе, Слакбаш авылы |
Үлем датасы: | 26 март 1915 (24 яшь) |
Үлем урыны: | Слакбаш |
Милләт: | чуаш |
Ватандашлык: | / Россия империясе |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь |
Иҗат итү еллары: | 1906 |
Жанр: | шигырь[d], повествовательная поэзия[d], трагедия[d] һәм Әкият |
Константин Иванов бик кыска, әмма эчтәлекле гомер кичергән. 1902 елда авылындагы мәктәпне тәмамлый. Бәләбәй шәһәр училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, Сембердә чуаш «Яковлев» мәктәбенә әзерләнү курсларына урнаша. Ике елдан, 15 яшьтә беренче сыйныфка алына.
Константин Иванов иҗат иткән «Нарспи» поэмасын (1908) революциягә кадәрге Россиядә чуаш халкының тормыш энциклопедиясе дип атыйлар. “Нарспи” геройлары — ике гашыйк: ирек сөюче Нарспи һәм батыр йөрәкле Сетнер.
Чуаш композиторы Григорий Хирбю, поэмага нигезләнеп, чуаш музыкасының классикасына әверелгән «Нарспи» операсын иҗат иткән .
Шәрәф Мөдәррис поэманы татар теленә тәрҗемә иткән (1941 елдан да соңга калмыйча) һәм бу тәрҗемә берничә тапкыр басылып чыккан. 2008 елда Ренат Харис поэманың яңа тәрҗемәсен эшләгән.
Чуаш дәүләт академия драма театры Константин Иванов исемен йөртә.
Туган авылы Слакбашта егерменче гасыр башында ук төзелгән йортында шагыйрьнең музее урнашкан.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Константин Иванов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.