Кинемато́граф (кино, кина́, грек. κινημα — хәрәкәт һәм грек. γραφω — язырга, сурәтләргә; ягъни «хәрәкәтне сурәтләү») — хәрәкәт иткән рәсемнәрне берләштергән кеше эшчәнлеге төре.
Кайсы бер вакытларда синемато́граф дип атала (фр. cinématographe). Кинематограф XIX гасырда барлыкка килә. Кызыклы фильмнар исемлеген ivi, Oko, Кинопоиск, Netflix, Megogo, Амедиатика кинотеатрларына карарга мөмкин.
1895 елда Париждагы Капуциннар бульварында «Гран-кафе» һинд салонында «Люмьер туганнар синематографы» беренче аклы-каралы фильм күрсәтә. Тамаша кылырга килүчеләр “Поезд килү”, “Эшчеләрнең фабрикадан чыгуы”, “Коендырылган су коючы” кыска метрлы фильмнарын карый.
Беренче чорда кино әле телсез, тавышсыз була. Анда актерлар бер сүз дә эндәшми, без бары хәрәкәтләр, мимика аша гына алар белән ни булганын аңлап барабыз. ХХ йөзнең 20 нче елларында киноның теле дә ачыла.
1899 елда фотограф Эдвард Реймонд Тернер төсле кино төшерү процессын патентлый.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кинематограф, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.