Кизләү мәдрәсәсе — 1913—1918 елларда Казан, Самар һ.
б. губерналар өчен дин әһелләре әзерләгән мәдрәсә. Хәзерге Татарстанның Норлат районы Кизләү авылында урнашкан уку йорты.
Эшләү еллары | XII гасыр–1918 ел |
---|---|
Адрес | 423001 Татарстан, Норлат районы, Кизләү, Мәктәп урамы, 2а. |
Кизләүдә 4 мәхәллә була. 1858 елда төзелгән беренче җәмигъ мәчете һәм 1867 елда төзелгән икенче җәмигъ мәчете 1891 елгы янгында янып бетәләр. 1892 елда ике мәчет тә яңабаштан корылган. Беренче мәхәлләдә имам-хатыйп булып Гобәйдуллиннар эшли: 1833—1865 елларда Мөхәммәт Гобәйдуллин, 1865—1899 елларда аның улы Сөләйман Гобәйдуллин. 1850 елда указ алган икенче мулла вазифасында Сөләйманның абыйсы Әхмәт Гобәйдуллин тора. 1899 елдан имам-хатыйп вазифасына Хәсәнҗан Әхмәт улы, икенче мулла булып Ибраһим Сөләйман улы Гобәйдуллин сайлана. Икенче җәмигъ мәчетендә 1868—1888 елларда имам-хатыйп булып Мәхмүт Мөхәммәт улы Гобәйдуллин, 1888—1901 елларда Мирхәйдәрҗан Әхмәт улы Гобәйдуллин, аннан соң Вәлиәхмәт Мәхмүт улы Гобәйдуллин тора. 1909 елда өченче җәмигъ мәчетенә нигез салына. 1910 елдан аның белән Вәлиәхмәт Габделсабиров җитәкчелек итә. 1911 елда Казан губерна идарәсеннән дүртенче мәчет салырга рөхсәт алына.
Кизләүдә мәдрәсә X—XII гасырларда ук эшләгән, дигән фаразлар бар (текстолог Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин 1985 елда авыл зиратында алып барган эзләнүләреннән соң, авылда 1304 елда ук укый-яза белгән кешеләр булган, дигән фикергә килә).
XVIII—XIX гасырларда мәдрәсә мәгърифәт үзәге булып танылган, биредә соңрак татар мәдәниятендә, әдәбиятында танылу алачак шәхесләр укыган. XX гасыр башында биредә динне саклап калу эшендә Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин (Күлбай Мораса авылыннан) күп көч салган.
1918 елда мәдрәсә ябыла. 1918—1924 елларда мәдрәсә бинасында яңача укытуга күчкән башлангыч мәктәп, 1924—1926 елларда керәстиян яшьләр мәктәбе эшли. 1926—1935 елларда мәдрәсә бинасында җидееллык мәктәп эшли. Җидееллык мәктәпне тәмамлаучыларның берсе — Хәбибулла Кәрим улы Әсәров (1913—1983), агрохимик, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1967), Мәскәүнең К. А. Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясе профессоры (1967), 1937—1939 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры. 1935—1980 елларда урта мәктәп, 1980—1982 елларда ССПТУ-33, 1982—1988 елларда сигезьеллык, 1988—2011 елларда урта мәктәп эшли. Урта мәктәпкә Сембер, Самар өлкәләреннән дә килеп укыганнар. Урта мәктәпнең беренче чыгарылышыннан (1936) – генерал Ибраһим Кәрим улы Сафин. 2011 елдан бинада Кизләү төп гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан.
Мәдрәсәнең агач бинасы искергәч, XX гасыр башында әлеге уку йорты өчен кызыл кирпечтән ике катлы бина салына. Төзелеш эшләре 1911 елда төгәлләнә. 1913 елда яңа бинада мәдрәсә беренче шәкертләрен кабул итә. Икенче катка бизәкләп, кырып эшләнгән баскычлар алып менә. Кизләү мәдрәсәсе бинасы — «Татарстанның тарихи һәйкәлләре исемлеге»нә кертелгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кизләү мәдрәсәсе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.